Кем аны ачыклаган?
Уильям Шекспирның иң билгеле һәм бөтен дөньяда иң кайгылы әсәр булып танылган повестенең төп героинясы Джульетта туташның туган көне бүген!
Италиянең Верона шәһәрендә аны ел саен билгелиләр икән. Әсәрдә туташның туган көне турында берни дә әйтелми, беләсез. Каян килгән соң бу мәгълүмат?
Джульеттаның прототибы һәм, гомумән, бу әсәр нигезләнгән чыганакларны тикшергән белгечләр белдерүенчә, Ромео белән Джульеттаның туе турында сөйләшкән әти- әниләре кызларына Изге Ефимия көнендә 18 яшь тулачагын белдерә. Ә бу көн 16 сентябрьгә туры килә.
Бу әсәр турында сөйләп тормасак та, ул бер дә онытлмый. Әле дә күңелгә моңсу булып китте...
Фотр:Turist.delfi.ee. Calend.ru