Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 сентябрь 2022, 23:28

Аксаков бәйрәменә килегез

Чаралар башкалада, Уфа, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында оештырылачак.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә Халыкара Аксаков бәйрәме үтәчәк. Быел ул 32нче тапкыр узачак һәм күренекле рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаковның 231 еллыгына һәм республикада Аксаков фонды оештырылуга 30 ел тулуга багышланачак.

Бәйрәм Уфа шәһәре, Уфа, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында оештырылачак.

Бәйрәмнең төп максаты – гражданлык һәм патриотлыкны булдыру һәм үстерү, үсеп килүче буында югары рухи һәм әхлакый сыйфатлар, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халык иҗатын һәм гореф-гадәтләрен пропагандалау, сәнгать иҗатының барлык төрләрен үстерүгә ярдәм итү.

“Халыкара Аксаков бәйрәме Уфаның да, республиканың да мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Рус мәдәниятенең матур форумы Башкортстанның кунакчыл җирендә инде өч дистә елдан артык уза. Ул Башкортстанга язучыларны һәм фәлсәфәчеләрне, шагыйрьләрне һәм рәссамнарны, композиторларны һәм рус җырын башкаручыларны җәлеп итә. Аксаков бәйрәме киләчәктә дә халыклар арасындагы тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга, Башкортстан һәм Русиянең чәчәк атуына хезмәт итәр дип ышанам”, – ди мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Аксаков көннәренә багышлап, күп чаралар ният ителгән. Алар белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57296

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: