Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 сентябрь 2022, 15:17

Чын халык язучысы

Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипованың башкорт әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүгә кертүенә багышланган бөтенрусия гыйльми-гамәли конференция үтте.

Чын халык язучысы
Чын халык язучысы

Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипованың башкорт әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүгә кертүенә багышланган бөтенрусия гыйльми-гамәли конференция үтте. Таңчулпан Гарипова — күренекле прозаик, драматург, Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Таңчулпан Гарипова — чын халык язучысы, укучыларның сөюе һәм ихтирамы моны дәлилли, — диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов. — Белүегезчә, «Бөйрәкәй» романы хәзерге башкорт әдәбиятында иң укымлы әсәр булып тора. Әлбәттә, язучының игътибарга лаек әсәрләре байтак. Аның китаплары съз осталыгы өлгесе генә түгел, аларны табиб, социолог белән чагыштырырга мөмкин, чөнки алар кешенең күңелен тоя. Нәкъ шуңа да җәмгыятьтә киң чагылыш таба. Таңчулпан Хизбулла кызына хезмәте һәм иҗаты өчен ихлас рәхмәтлебез».

Азат Шамил улы язучыга ныклы саулык һәм яңа иҗади уңышлар теләп, күп еллык намуслы хезмәте һәм башкорт әдәбияты үсешенә саллы өлеш керткәне өчен Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбировның рәхмәт хатын тапшырды.

Таңчулпан Гарипованың тууына 75 ел тулуга багышланган конференциягә республиканың югары уку йортлары вәкилләре, музей, китапханә, театр җитәкчеләре һәм белгечләре, журналистлар, язучылар, шулай ук Мәскәү, Чиләбе, Чечен, Тыва, Удмуртия, Алтай, Чехия кунаклары җыелган иде.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: