Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
14 сентябрь 2022, 12:28

Театр – тормышка дәрт уятыр

6–15нче ноябрь көннәрендә XIII төбәкара  “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивале узачак.

Театр – тормышка дәрт уятыр
Театр – тормышка дәрт уятыр

6–15нче ноябрь көннәрендә XIII төбәкара  “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивале узачак.

 

 Зур театраль чара В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла.

 Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү  максатыннан оештырыла.

Фестивальдә Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Хай Вахит, Наил Гаетбай, Данил Сәлихов, Рузилә Җамалиева, Анна Богачева кебек драматугларның әсәрләре куелачак.

“Идел йорт” фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың уку йортларында белем алучы студентлар театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша.

Быел фестивальдә Татарстан Республикасыннан һәм Русия төбәкләреннән 20 халык театры катнаша. Башкортстан Республикасыннан Дүртөйле район мәдәният йортының һәм Краснокама район мәдәният йортының “Замандаш”, Ульян өлкәсе Иске Кулатка район мәдәният  йортының, Самара өлкәсенең Камышлы район мәдәният йортының халык театрлары да бар.

 

 

 

Театр – тормышка дәрт уятыр
Театр – тормышка дәрт уятыр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: