Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 сентябрь 2022, 10:45

«Телсез күке» фильм булып чыгармы?

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре нигезендә фильм төшерелү турында сүз бара.  

«Телсез күке» фильм булып чыгармы?
«Телсез күке» фильм булып чыгармы?

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре нигезендә фильм төшерелү турында сүз бара.

 

«Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенчатөшерелгән фильмның Русия Мәдәният министрлыгы аша финансланачагы турында карар бар.

Без бу әсәр белән Камал театрындагы спектакль аша таныш идек. Ни кызганыч, хәзер ул репертуарда юк. Димәк, алга таба без аны фильм буларак карый алачакбыз», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова Казан кинофестиваленә багышланган брифингта.

Русия Мәдәният министрлыгында авторлык һәм эксперименталь фильм проектларын яклау турындагы мәгълүматта проект бюджетының 78,7 млн сум булуы әйтелгән. Русия министрлыгыннан 55 млн соралган. Картинага Татарстан тарафыннан да ярдәм күрсәтеләсе билгеләп үтелгән.

Фильмның сценаристы һәм режиссеры – Сергей Ольденбург-Свинцов.

«Телсез күке» спектакле 2004-2012 елларда Камал театры репертуарында барды. Әсәр «Яңа татар пьесасы» лауреаты. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Төп рольләрне Рамил Төхфәтуллин белән Олег Фазылҗанов башкарды.

Искә төшерик: «Телсез күке» спектаклен чыгарган иҗат төркеме (Зөлфәт Хәким, Сергей Скоморохов, Рим Хәсәнов, Рамил Төхфәтуллин) Тукай премиясенә лаек булды.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы.

Фото: shahrikazan.ru

 

«Телсез күке» фильм булып чыгармы?
«Телсез күке» фильм булып чыгармы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: