Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 сентябрь 2022, 11:11

Чиратта яңа премьера

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры «Акмулла» спектаклен әзерли.

Чиратта яңа премьера
Чиратта яңа премьера

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры «Акмулла» спектаклен әзерли. Күптән түгел спектакльнең иҗади төркеме башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе, башкорт шигърияте классигының туган җире — Миякә районы Туксанбай авылында булды.

Башкорт труппасының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов, театрның әдәби-драма бүлеге мөдире Рәзилә Рыскужина, музыкаль бүлек мөдире Васил Гафаров, рәссам Рөстәм Баймөхәмәтов һәм сценарий авторы Зөһрә Буракаева Мифтахетдин Акмулла музеен карады.

«Безнең төркем Акмулла биографиясендәге иң мөһим фактлар аша аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру бурычын куйды. Ул мәгърифәтче булган, хәзер инде без балаларга һәм үсмерләргә, яшьләргә, әдәбият һәм мәдәният белән кызыксынганнарның барысына да Мифтахетдин Акмулланың кем икәне турында сөйләргә тиешбез», — ди Зөһрә Буракаева.

Спектакльнең премьерасы 14 декабрьдә була.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: