Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 сентябрь 2022, 10:39

Бүген милли кием көне

Хәтерегезгә төшерәбез, республикада бәйрәм 2020 елдан алып елына ике тапкыр: апрельнең –өченче, ә сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә.

Бүген милли кием көне
Бүген милли кием көне

9 сентябрьдә Башкортстанда Милли кием көне билгеләнә. Бу көн төрле халыклар йолаларына, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итәргә, яшь буынга халык мәдәниятенең олы хазинә икәнлеген күрсәтергә мөмкинлек бирә. Хәтерегезгә төшерәбез, республикада бәйрәм 2020 елдан алып елына ике тапкыр: апрельнең –өченче, ә сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә.

Милли кием көненең төп вакыйгасы — «Милли кием бәйрәме». Чара Уфаның Якутов исемендәге паркында оештырыла. Кунакларны чагу костюмнар, халык осталары эшләре күргәзмәсе, концерт көтә.

Республика халык иҗаты үзәге «Музыкаль этномозаика» акциясендә катнашырга чакыра. Моның өчен милли уен коралларында ике-өч минут үзең теләгән композицияне башкарырга кирәк. Видеороликны #ДеньНациональногоКостюма #МиллиКейем2022 хештеглары белән “Вконтакте”, “Одноклассники” һәм Telegram социаль челтәрләренә урнаштырырга кирәк. Бу акция 29 августа башланган иде. Бүген, ягъни 9 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

Башкортстан районнарында да зур программа көтелә. Республиканың төрле почмакларында милли киемнәр күргәзмәсе, флешмоблар, хатын-кыз бизәнгечләре эшләү, хатын-кыз күлмәкләре тегү, тамбурлы чигү буенча осталык дәресләре һәм башка чаралар үткәрелә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: