Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 сентябрь 2022, 14:06

Милли киемдә милли музейга!

Милли киемдә яки милли бизәнгечләр тагып килгәннәр өчен музейга керү ирекле.

Милли киемдә милли музейга!
Милли киемдә милли музейга!

9 сентябрьдә Башкортстанның Милли музеенда милли йолаларны саклауга һәм милли киемгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән Милли кием көне кысаларында «ЭТНО стилендәге көн» дигән  чаралар  уздырыла.

Бу көнне милли киемдә яки милли бизәнгечләр тагып килгәннәр өчен музейга керү ирекле, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Кунаклар өчен милли күкрәк бизәнгечләр белән фотозона, Башкортстан Республикасы халыкларының туй киеме турында тематик экскурсия, йолалар һәм гореф-гадәтләр белән таныштыру оештырыла. Моннан тыш, күргәзмәдә рус һәм чуваш халыкларының чигү эшенә, милли уен коралы курай ясауга, шулай ук яулыкны матур итеп бәйләргә өйрәнергә мөмкин. Дөньяның виртуоз кумызчысы Миңлегафур Зәйнетдинов белән очрашу, башкорт милли киемнәре дефилесы һәм «Этностильдә бие» флешмобы да кызыклы булыр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: