Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
5 сентябрь 2022, 15:07

Мацуев белән бер сәхнәдә

Башкортстан оркестры дөньяның бөек музыканты белән чыгыш ясый. 

Мәскәү филармониясендә 101нче концерт сезоны дөньяның билгеле пианисты Денис Мацуев һәм баш дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкорт дәүләт оркестрының бердәм чыгышы белән башланды.

Русиянең халык аристы Денис Мацуев Башкортстан коллективы белән узган ел Уфада чыгыш ясаган иде инде. Ул чакта артист оркестның остылыгын югары бәяләде.

“Оркестр феноменаль формада. Әйтерсең дә, алар минем җырларны тыңлаган. Чөнки минем темпны төгәл беләләр. Оркестр программага шулкадәр яхшы әзер ки – без әзерләнеп тормый да концерт бирә алабыз”, – ди пианист.

Башкортстан коллективы дөньяның иң бөек музыканты белән киләчәктә дә хезмәттәшлеген үстерергә ниятли. Шулай ук “Яңа исемнәр” проекты кысаларында да бергә эшләргә планлаштыралар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: