8 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Уфаның "Родина" кинотеатрында беренче тапкыр "Әбиләр чуагы" исемле тулы метражлы нәфис фильм кәрсәтәчәкләр. Ул билгеле драматург, республиканың халык язучысы Флорид Бүләков мотивлары буенча төшерелгән.
Кинофильм тулысынча башкорт телендә, урыс телендә ярдәмче субтитрлар белән бара. Фильмда профессиональ артистлар, театр сәнгате ветераннары – республиканың халык артистлары Рим Әминов, Гөлшат Зыязетдинова, Венера Хәсәнова, Башкортстаннының атказанган артисткасы Гөлнур Янбердина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Әминова һәм башкалар катнаша.
Фильмның композиторы - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин. Картинаның режиссеры - Русиянең театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Равил Хәкимов.