

Фестиваль 18-28 августта Мәскәүнең "Зарядья" паркында үтә. Быел фестивальнең төп темасы "Г-Е-О-Г-Р-А-Ф-И-Я" һәм биредә һәр хәреф үз мәгънәсенә ия.
"Зарядья"ның төп сәхнәсендә фольклор коллективлар чыгыш ясый. Лекторияләрдә мавыктыргыч мастер-класслар үтә. Проектның төп бурычы Русия төбәкләре төрлелеген күрсәтү һәм ватандашларда ил буенча сәяхәтләргә кызыксыну уяту.
Фестиваль үткән көннәрдә башкалада яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен башкорт халкының милли йолалары һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлекләре бар. Кремль стенасы янында башкорт тирмәсе урнаштырылган. Тарихи кирәк-ярак һәм көнкүреш предметлары белән баетылган ихата башкорт мәдәниятен чагылдыра. Биредә шулай ук халык кәсеп осталары әйберләре урын алган: бизәкле тукымалар, кул белән сугылган паласлар, чигелгән тастымаллар, милли бизәнгечләр һ.б.-лар. Теләгән кешеләр "Сабантуй" спорт-уен программасында һәм төрле мастер-классларда катнаша ала.
Биредә шулай ук Мәскәү һәм Русия туристик операторларын республиканың туристик куәте белән таныштыралар. Фестиваль кысаларында Айнур Аскаровның "Таган" башкорт фильмы, "Көньякка, Франц Иосиф җиренә таба" документаль фильмы күрсәтеләчәк.
26 августта Рус география җәмгыяте фестивале кысаларында Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көне үтәчәк. Фестиваль кунакларын бу көнне "Сабантуй" спорт-уен программасы, Башкортстан географиясе буенча призлы викторина көтә. Бәйрәмне республика һәм Мәскәү каласы сәнгать осталары бизиячәк.