

Килегез! Күңелле булачак!
20 август көнне 11:00 сәгатьтә Архангель районы Мәдәният сарае каршындагы мәйданда (Архангель авылы, Н. Крупская ур., 3) «Архангельские промыслы» фестиваль-ярминкәсе узачак.
Чараның максаты - Башкортстан халыкларының матди һәм матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм үстерү.
Чараның программасында:
"Архангель кәсепләре" фестиваль-ярминкәсе;
* Урындагы фольклор коллективларының чыгышы;
* Авыл биләмәләре, оешмалары хезмәткәрләренең һөнәр осталары күргәзмәсе;
*Авыл хуҗалыгы уңганнары җитештергән, урман нигъмәтләре, бал ярминкәсе;
* Мәктәп ярминкәсе, канцелярия товарлары;
*Җәмәгать туклануы (чатырларда шашлык, пылау, камыр ризыклары, чәй, каһвә, су сату);
* Осталык дәресләре;
* Агачтан һәм таштан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе.
Бу күркәм чарага шәхси хуҗалыкларның табигый азык-төлек җитештерүчеләрен, бал кәсепчеләрен, сыр ясау осталарын, үлән чәйләре, урман күчтәнәчләре , кымыз, чәк-чәк әзерләүчеләрне, аш-су, камыр азыклары пешерүче осталарны чакырабыз!
Фестивальдә катнашучы осталар һәм коллективлар Дипломнар белән бүләкләнер.
Тулырак мәгълүмат Архангель районы хакимияте сайтында: [url=https://arhangel.bashkortostan.ru/presscenter/news/474138/]https://arhangel.bashkortostan.ru/presscenter/news/474138/[/url]
Рәхим итегез, фестивальгә килегез, дуслар. Сезне көтәбез!
Кызык булачак, матур булачак!
Белешмәләр өчен фестивальнең оештыру комитеты телефоннары:
8 (34774) 2-17-35, 2-15-97, 2-26-68.