

9-16 ноябрьдә Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак.
Бу гастрольләр узган көздә үк булырга тиеш иде, әмма эпидемиологик хәлнең начар булуы аркасында алар башка вакытка күчерелде.
Гастроль репертуарына соңгы сезон премьералары һәм татар театры классикасы булган «Зәңгәр шәл» спектакле кертелгән. Спектакльләр «Нур» Татар театры һәм М.Гафури исемендәге Башкорт театры сәхнәләрендә тамашачыларга тәкъдим ителер дип көтелә.
«Узган ел күрсәтергә ниятләгән барлык спектакльләрне дә тәкъдим итәчәкбез. Узган ел сатып алынган билетлар гамәлдә булачак. Бары тик бер генә спектакль өстәлә – Уфа тамашачысы беренчеләрдән булып «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен (режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев) карый алачак. Аның премьерасы Казанда 7 ноябрьдә була. Башкортстан башкаласында әлеге спектакль 12 ноябрьдә күрсәтеләчәк», - дип искәртте театрның директор урынбасары Илшат Латыйпов.
Чыганак: "Татар-информ".