

Уфада яшәүче урам себерүче Юра Ветлугинны хәтерлисезме? Нибары бер очрак аны бар илгә таныткан иде. Менә шул очрак турында нәфис фильм төшерәчәкләр. Бу хакта Кино.Театр.ру сайты хәбәр итә.
Проектны 36 яшьлек режиссер һәм сценарий авторы Виталий Дудко тәкъдим иткән. Эшче варианты “Кем анда?” дип аталган фильмның режиссеры да, сценарий авторы да, продюсеры да ул. Урам себерүче Юра ролен актер Кирилл Кяро башкарачак.Әлеге тарихта тагын бер төп герой – фотограф Роман Филиппов. Нәкъ аның фотосессиясе ярдәмендә Юра дөньяга танылды да инде. Фильмда Романны кем уйнаячагы әлегә билгеле түгел.
Ничек килеп чыгар, күрербез. Әлеге вакыйганы күпләр: “Кинода гына була инде андый хәлләр”,– дип телгә алган иде. Аллаһының “Амин!” дигән чагына туры килгән, күрәсең.