Мәдәни мохит
26 июль 2022, 09:27

Кашкарның талантлы кызы

Чакмагыш – талантларга бай як. Кайсы гына өлкәне алма –  медицина булсынмы ул, иҗатмы – Чакмагышның татар-башкорт дөньясына биргән талантлы шәхесләре бихисап.

Кашкарның талантлы кызыКашкарның талантлы кызы
Кашкарның талантлы кызы

Чакмагыш – талантларга бай як. Кайсы гына өлкәне алма –  медицина булсынмы ул, иҗатмы – Чакмагышның татар-башкорт дөньясына биргән талантлы шәхесләре бихисап.

   Иҗат өлкәсенә килгәндә, билгеле язучы-шагыйрьләребез  - Әкрәм Вәли, Малих Харис, Вәзыйх Исхаков, Гыйлемдар Рамазанов, Марис Нәзиров, Рим Идиятуллин һ.б. Чакмагышның матур данын еракларга тараткан шәхесләр. Бәхеткә, районыбызда алар сафында урын алырга лаеклы яңадан-яңа талант ияләре өлгереп кенә тора. Шуларның берсе – Кашкар авылы кызы, Башкортстанда һәм Татарстанда киң танылу алган прозаик һәм “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, БР атказанган Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Дилбәр Данис кызы Булатова.  Күптән түгел язучы барлык китап сөюче дусларын Чакмагыш үзәк район китапханәсенең уку залына, үзенең “Наза” дип аталган китабы туена җыйды.

   Дилбәр Данис кызы – соклангыч шәхес: ул икесе дә авыр һәм җаваплы саналган өлкәләрдә – прозада һәм журналистикада бертигез киң колач җәеп, уңышлы эш алып бара. Аның һәр язган  китабын укучылар кулдан-кулга йөртеп укып туздыра һәм мондый бәхет һәр язучыга да тәтеми, әлбәттә.

   Китапханә залында бу көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Уфа шәһәреннән килгән коллегалары да, китап туена килгән китап сөючеләр дә бәйрәм хуҗасына аның иҗадына соклануын, җылы сүзләрен җиткерергә тырышты. Район хакимияте исеменнән Дилбәр Данис кызын Чакмагыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева тәбрикләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

   -Бүген безнең районда чын әдәбият бәйрәме – якташыбыз Дилбәр Данис кызының өр-яңа китабының туе,- диде Рәмзия Җәүдәт кызы.- Дилбәр ханыма художестволысүзне үстерүгә керткән зур хезмәте өчен бар райондашлар исеменнән кайнар рәхмәт белдерәбез һәм киләчәк иҗатында да сүрелмәс дәрт-илһам телибез!

   БР Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев әйтүенчә, Дилбәр Булатованың китаплары укучыларны сүз кадере белүе һәм көчле характерга ия булган геройлары белән үзенә җәлеп итә.

   -Дилбәр ханым әдәбиятның иң авыр, күп хатын-кызлар алынырга  батырчылык итмәгән өлкәсендә – прозада уңышлы иҗат итә. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде, уңышлар телим,- диде ул.

   Уфа кунаклары арасында “Кызыл таң”, “Тулпар”, “Әллүки” басмаларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та бар иде.

   -Дилбәр өчен шатланып утырам. Әгәр син туган ягыңда хөрмәтле кеше һәм дус-ишләрең бәйрәмеңне-иҗади уңышларыңны уртаклаша икән, иҗат кешесе өчен моннан да зур бәхет юк! Бүгенге матур очрашу аның күңеленә илһам һәм күңел байлыгы өстәр дип ышанам,- диде Фаил Камил улы.- Бүген ватанпәрвәрлек кебек мөһим тема турында күп сөйлибез. Дилбәр язган әсәрләр нәкъ менә әдәплелеккә, тәрбияле булырга, шуның белән берлектә, ватанпәрвәрлеккә өнди. Чөнки аларда туган җиреңә, әти-әниеңә, якыннарыңа мәхәббәт, тугрылык хисләре ярылып ята. Аның язган әсәрләре нәкъ шушы төшенчәләргә нигезләнгән дә инде.

   Чакмагыш район китапханәсе хезмәткәрләре хөрмәтле якташ-язучылары Дилбәр Булатованың китап туена җитди әзерләнгән. Чараның сценарие да бик җентекләпуйланылган иде. Китапханә директоры вазыйфасын башкаручы Алсу Гәрәева әйтүенчә, Чакмагышлылар элек-электән китапларны да, гәзит-журналларны күпләп укучы халык. Якташ язучыларның  китапларын да алар кулдан-кулга йөртеп укый.

   -Чакмагыш җире канат биргән хөрмәтле кешеләребезнең берсе сез, Дилбәр ханым! Китапларыгызда туган авылыгыз, уңган-булган халкыгызның язмышын тасвирлыйсыз. Гомерегезнең өч дистәгә якын елын иң кирәкле һөнәрләргә – язучылыкка һәм журналистикага багышлап, сез бик күп якташларыбызның талантын ачуга, таратуга зур өлеш керттегез. Моның өчен зур рәхмәт,- диде Алсу Радик кызы.

   Китап туенда катнашучылар филология фәннәре кандидаты, М.Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина Хәлиуллинаның чыгышын аеруча бирелеп тыңлады.

   -Дилбәр язган һәр әсәр алтын бәрәбәренә тора,- дип башлады ул сүзен.- Атаклы язучыларыбыз Г. Ибраһимов, М. Әмир, Ә. Еники салган традицияләрне теләсә кем дәвам итә алмый әле, ә ул дәвам итә. Дилбәр Данис кызы – тел белгече дә, бу уңайдан аның монографиясе чыгуы турында да әйтеп узасы килә. Менә шул тел кадерен, һәр сүзнең тәмен белүе аның әсәрләрен укымлы итә дә инде.

   Инде китапның үзе белән дә таныштырып үтик. Бу көнне тәкъдим ителгән “Наза” китабы зур кызыксыну тудыра торган китап, чөнки әсәрдәге төп геройның прототибы гаять үзенчәлекле, бүгенге әдәбият дөньясында күп шау-шулар тудырган һәм феномен буларак билгеләнгән шәхес. Язучы әйтүенчә, китап чынбарлыкта булган хәлләргә таянып язылган, шул ук вакытта анда әдәби уйдырмалар да шактый. Әсәрнең герое – гади авыл кызы Назага катлаулы тормыш юлы үтәргә туры килә. Аның балачагы да, гаилә корган чоры да ансат булмый: шуңа озак еллар дәвамында төзелештә авыр эштә эшләргә туры килә үзенә. Һәм менә бер көн килеп, тормышының иң авыр вакытында,Назакулына каләм ала!Һәм тиз вакыт эчендә аның китаплары зур танылу ала. Ләкин... “тәнкыйть осталары” аның әсәрләрен зәһәр сүзләр белән бетереп ташларга тырыша... Вакыйгаларның ничек тәмамлануын һәм геройның прототипы кемлеген сез әсәрне укып чыккач төшенерсез, дуслар.

    Дилбәр Булатованың һәр әсәрендә тарихи һәм бүгенге көнүзәк вакыйгалар, төрле буын кешеләренең төрле образлары киң чагылыш таба. “Наза” китабын укып чыкканнан соң да күпләребезаптырашка калып, үзенең дөрес яшиме-юкмы икәнлеге хакында кат-кат уйланыр, әлегәчә дөрес яшәлмәгән якларын төзәтергә кирәклеген аңлар. Китап бит нәкъ менә шушы максатны чынга ашыру, ягъни тормышыбызны  яхшырак, якыннарыбызны бәхетлерәк итү, күбрәк изгелекләр кылып яшәүне девиз итеп кую өчен язылган.

...”Кемгә ничектер, миңа үземнең кечкенә генә, бөтен яклап та диярлек урманнар әйләндереп алган хәтфә үләнле, киң урамлы Кашкар дип аталган авылыбыз бик якын, кадерле. Туган якның суы да йомшаграк, кешеләре дә яхшырак, ягымлырак. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки бу туфракта минем әти-әнием, ике яклап та ничәмә-ничә буын әби-бабайларымның маңгай тире тамган”,- дип яза якташым, бер мәктәптә белем алган, бер бүлмәдә яшәп, бер кашыктан студент шулпасын бергәләп чөмергән, хәзер менә 30 елга якын журналистика өлкәсендә бер-беребез белән даими аралашып яшәгән Дилбәр дустым.

   Истәлекле бәйрәмендә ул бар кунакларын әнә шул үзенең кечкенә Кашкар авылына, йомшак сулы “Сөләймән” чишмәсе янында үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә дә алып кайтты һәм шунда үзе хөрмәтенә корылган тирмәгә дә. Кашкар халкы сөекле кызын һәм аның кунакларын махсустирмә корып, икмәк-тоз белән каршы алды. Авылдашлар бәйрәменең бер блогы нәкъ менә Дилбәр Булатованың китап бәйрәменә багышланган иде. Чара барышында Уфа кунаклары Дилбәрнең авылдашлары алдында үзләре иҗат иткән шигырьләре, җыр-моңнары белән чыгыш ясады, шундый талантлы кыз үстергән өчен аның әнисе хөрмәтле Фина Фатыйх кызына, барлык туганнарына һәм авылдашларына рәхмәт әйтте.

   Китап туе гөрләп үтте! Әйткәндәй, быел Дилбәребез үзенең күркәм юбилеен – 50 яшен дә билгеләп үтте. “Бәхетленең кунагы бергә” диләр бит әле. Бүгенге бәйрәм бу сүзләрнең хаклыгын тагын да бер кат раслады. Кадерле Дилбәр дустым!Мөмкинлектән файдаланып, бар авылдашлар исеменнән сине тагын да бер кат алтын юбилеең белән кайнар котлыйм һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, түм- түгәрәк гаилә бәхетеңә кинәнеп хәерле озын гомер кичерүеңне телим.

                                                                    Гөлара Арсланова.

                                                                    Уфа-Чакмагыш-Уфа.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас