Мәдәни мохит
26 июль 2022, 06:38

“Алда язлар бардыр бит әле”…

Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов 75 яшьлек юбилей кичәсен туган төбәге — Балтач районы Иске Каргалы авылында үткәргән.

“Алда язлар бардыр бит әле”…“Алда язлар бардыр бит әле”…
“Алда язлар бардыр бит әле”…

Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов 75 яшьлек юбилей кичәсен туган төбәге — Балтач районы Иске Каргалы авылында үткәргән.

Бәхетленең ике бәйрәме бергә була, диләр бит. Алик Харис улының күңелендә булган аклык-пакьлеге юбилей кичәсендә шатлык-матурлык өләшергә әйдәгәндер.  Бу чарада тынгысыз җәмәгать эшлеклесен авылдашлары  якын күрүенә һәркем инанды. Хәтәр кызу көндә кояш батканчы авыл читендәге мәйданны калдырырга ашыкмады тамашачылар. Олысы-кечесе ихлас җыр дулкынында тибрәлде сыман. Якын-тирәдә электр линияләрендә мәсьәлә тудырган чакта да микрофонсыз җырларны башкардылар. Электр генераторын хәстәрләп утыртулары белән бәйрәм яңадан да куәтлерәк нотада дәвам итте.

Юбиляр якташлары алдында күңел түрендәге серле җырлы йомгагын сүтәргә килгән кебек. Гүзәл җирдә туып, сихри мохиттә башлангыч алган күренекле ватанпәрвәр  Алик Харис улы якташлары алдында бер имтихан тотты.  Ул тамашачыларның “Афәрин” сүзләре белән югары бәһа алуына иманым камил.

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде һәм күренекле якташы Алик Харис улының иҗатына соклануын телгә алды. Бәйрәм мәшәкатьләрен читкә куеп чарага килүче җырчыларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә җылы теләкләр юллагач, юбилярга бүләк тапшырды. Чараны оештыруда актив катнашкан авыл халкына район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Һәр җырны иҗат итү тарихы, шагыйрьләр белән эшләү турында тәфсилләп сөйләделәр бу чарада. Хезмәт җимешләре уртак. Халык күтәреп алган җырлары композитор һәм шагыйрьгә газиз баладай. Әмер буенча гына җыр тумый. Алик Харис улы күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләрне моңга үргәнен яшерми. Чиле-пешле сүзләр тезмәсе йөрәккә барып җитмәсенә ишарәдер бу. Тормышында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай  аның газиз дустына әверелүе очраклы түгел. Моңдаш җаннарның бер-берсенә тартылуы табигый халәт. Аның белән 11 җыр һәм хор әсәре язылган.  Шулай ук күптән түгел фани дөньяны калдырган шагыйрь Гәрәй Рәхим шигырьләренә “Ел саен язлар килә”,  “Сагышланма” җырлары да берәүне дә битараф калдырмый.

 Алып баручылар  Башкортстанның һәм Татарстанның  атказанган артистлары Дамира Сәитова һәм Мәхмүт Фатыйхов җыр күчтәнәчләре белән тамашачыны хәйран калдырдылар. Киң танылган җырчылар белән беррәттән район халкы яратып өлгергән җырчылар Руслан Кабулов, Әлфинә Нуркаева, Алсу Әхмәтсафиева, Гөлназ Шәрифуллина һәм Уфа сәнгать училищесында белем алган Айгиз Хәйдәршиннар чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Үз репертуарына композиторның җырларын алучылар бихисап. Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев, Татарстанның атказанган артистлары Айрат Халиков һәм Рөстәм Гыйззәтуллин, Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлова, Башкортстанның  сәхнә йолдызлары Ләйсән Шәрипова, Илнур Вәлитов, бихисап  төрле дәрәҗәдәге конкурслар лауреаты,  Башкорт опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, “Дуслык җыры”, “Туган тел” республика конкурслары лауреаты Ринат Сәлихҗанов һәм башкалар башкардылар. Фортепианода Индира Әсәдуллина – музыкаль әсәрләр, ә баянда Башкортстанның атказанган хезмәткәре Наил Галләмов уйнады.

 Моңлы булып туу бер хәл, башкаларны моңга чорный алучылар санаулы. Композитор  Рөстәм Зарипов җылы сүзләренә кушып үзе язган җырын бүләк итте.

Алик Локмановның тормыш иптәше Рауза ханым композитор өчен илһам чыганагы. Моны тагын бер кат  дәлилләп ул хәләл җефетенә бәйрәмдә чәчәк гөлләмәсе бүләк итте. Аларның бер уллары һәм бер кызлары, өч оныклары бар — Локмановларның иң зур байлыгы.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге каршындагы мәдәният үзәге рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле  буларак үз сүзен әйткән шәхес ул якташыбыз. Аның тынгысызлыгы турында фикердәшләре бәян итте. Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Люция Вафина чиксез хөрмәтен белдереп: “Шундый булдыклы кеше туган бу авылда! Соклангыч иҗатыннан тыш үз максатына ирешүче әйдәүче икәненә дә без инандык. “Туган тел” каналын булдыруда, республикада татар телен укучылар өйрәнсен өчен тырышлык салуын, милли мәдәният үсешенә, татар телен өйрәнергә теләгән укучыларның Татарстанда  югары уку йортына керүләрен хәстәрләвен генә билгеләү җитә. Мондый  шәхеснең якташларына рәхмәтлебез”,—дип халыкка мөрәҗәгать итте. 

Янә фикердәше, филология фәннәре докторы Рәиф  Әмиров Алик Локмановның игътибарга лаек хезмәт биографиясенә байкау ясады. Бөтендөнья  татар конгрессының өлкән референты Шәмсия Җиһангирова, Бөтенрусия “Гаилә” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, "Сәләм" телевизион каналы директоры Рәмис Дәүләтбаевның котлау сүзләренә мәйдандагылар ихлас алкышлады.

СССР Мәдәният министрлыгының “Яхшы хезмәт өчен” билгесенә һәм бихисап олуг дәрәҗәләргә ирешкән гади шәхес Алик Xарис улының: “Татар телен балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру безнең бурыч. Кире очракта ата-бабаларыбыздан мирас итеп калган байлык— әдәбияттан мәхрүм итәбез. Иман юлыннан бару хәерле.Тәкәбберлектән ерак булып, кеше күз яшенә сәбәпче булмыйча яшәү мең артык”,— дип йөрәк кушуы буенча яшәү юлларын билгеләве бик вакытлы.

Бу көнне бәйрәмдә катнашучыларны корбанлыктан аш авыз итәргә чакырдылар. Аралашу дәвам итте. Чара фейерверк белән тәмамланды.

Рима ВӘЛИЕВА- КАҺАРМАНОВА.

Балтач районы.

Газим Талипов фотосы.

“Алда язлар бардыр бит әле”…
“Алда язлар бардыр бит әле”…
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас