

Татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, аның мәдәниятенә саллы өлеш кертеп, яңа сулыш өрүне максат итеп куйган “Милли аваз” татар халык вокал ансамбле үзенең 5 еллык беренче кечкенә юбилеен каршылады һәм Уфа шәhәренең “Арт-квадрат” мәйданчыгында тамашчыларга чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәме бүләк итте.
“Милли аваз” төркеме әгъзалары халыкчан, тирәк эчтәлекле, кеше күңеленә барып җитәрлек моңлы җырлар, мөнәҗәтләр, фәһемле шигырьләр, дәртле биюләр белән чыгыш ясый. Шуның белән тамашачыларның күңелен яулый да инде алар.
Шушы биш ел дәвамында Уфада гына түгел, республиканың төрле районнарда оешытырылган чараларда катнашып, хәйрия концертларында чыгыш ясап, дипломнар һәм Рәхмәт хатларына ия булган ансамбль. “Җырлыйк әле” фестивалендә 2019 һәм 2022 елларда дипломант булса, 2021 елда 1 урын яулаган. Казанда үткәрелгән “Түгәрәк уен”да катнашкан. Башкортстанның “Ак калфак” бүлекчәләре арасында үткәрелгән бәйгедә Гран-прига лаек булган. Кыскасы, 5 ел эчендә ансамбль яңа туган сабыйдан йөгереп йөри торган балага әверелгән.
Башкала тамашачысы хозурына тәкъдим ителгән чираттагы концертта да халык жырлары, гармун көйләре агылып торды. Җырлар шигырьләр белән дә үрелеп барды. Мидхәт Әбделмәнов сүзләренә һәм көенә язылган әсәрләр дә күп яңгырады.
Кичәне оештыруда зур көч салган сценарий авторы Галия Язданова аны танылган җырчы Илнур Вәлитов белнә берлектә алып та барды.
Безнең халык борын-борыннан җыр-биюгә бик әвәс булган. Шатлыгын да, кайгысын да җыр аша белдергән. “Милли аваз” ансамбле артистлары да тамашачыларга нәкъ шушы фикерне җиткерергә тырышты.
Туймазы татар драма театрында эшләп, хаклы ялга чыккан төркемнең җырчысы Илдар Вафин Н. Нәҗми сүзләренә Х. Әхмәтов көй язган “Кайтам балдыз туеннан” җыры тыңлаучылар күңеленә бигрәк хуш килде.
Ансамбльнең “фишка”сы булган мөнәҗәт тә әйтелде. Мөнәҗәт – ул халык иҗаты. Шигырь генә түгел, уй-кичерешләреңне көйгә салып тыңлаучыга җиткерү ысулы булуын да әйтте чыгыш ясаучылар.
Тагын бер үзенчәлекле чыгыш начар ишеткән, яисә бөтенләй ишетмәгән кешеләр өчен Антонио Масуновның мимика, жестлар ярдәмендә җырлавы, дөресрәге артикуляцияне берләштереп җырны күрсәтүе булгандыр.
“Милли аваз” турында сөйләгәндә көчле, моңлы тавышка ия булган талантлы, ансамбльнең алыштыргысыз музыкаль җитәкчесе, хормейстер Ильмира Мөкминова турында да әйтми мөмкин түгел. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә белем алганнан соң Мәскәү шәһәрендәге Гнесин исемендәге Русия музыка академиясе уңышлы тәмамлаган ул. Сәхнәдәшләрен җырларны дүртәр тавышка башкарырга өйрәтә ул.
Бөтенрусия конкурслар лауреаты Кырмыскалы районы җырчысы Флүр Абдеев та тамашачы күңелен күптән яулаган җырчы.
Гомумән, “Милли аваз” ансамблендә һәркайсы бер бизәк, әмма барысы бергә җыелгач, алар салават күпередәй тагын да чагурак балкый. Сүз уңаеннан: костюмнар һәм реквизитлар белән аларга Башкортстанның атказанга мәдәният хезмәткәре Ләйсән Авзалетдинова ярдәм итә.
Концертта сәхнә түренә “Милли аваз” ансамбленең оештырыучысы, җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, танылган җырлар авторы, Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнгән Мидхәт Әбделмәнов үзе дә күтәрелде.
Ә инде йомгаклау минутлары, әлеге күркәм очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” (Габдулла Тукай) җыры белән тәмамланды.
Туган телебезнең аһәңен, гореф-гадәтләрнең күркәмлеген, халкыбыз йолаларының әһәмиятен халыкка җиткерү, аларны онытмый, түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру өчен тырышкан “Милли аваз” татар халык вокал ансамбленең чыгышы шуның белән тәмамланды. Ә күңелләрдә алар өләшкән моң һәм җылылык калды.
Эльмира Ибраһимова.