Мәдәни мохит
19 июль 2022, 06:23

Мәдәният игътибар үзәгендә

Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәр сәхифәсендә пост язды.

“Бүген безнең ил үсешенең милли өстенлекләренең берсе булып мәдәни өлкә тора. Башкортстанда да бу юнәлеш шактый үсеш алган. Бездә сәнгатьнең һәр юнәлеше буенча фестивальләр үтә. Башкортстан артистлары республиканы бөтен Русия һәм дөнья күләмендә актив таныта. Башкортстан мәдәният учреждениеләре белән якын чит илләр арасында хезмәттәшлек ныгый бара. Башкортстан мәдәни чаралар саны буенча илдә иң югары баскычларда тора. Узган елда аларга 80 миллион кеше җәлеп ителгән. Без Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов өлкәсеннән генә калышабыз. Әлеге юнәлешне көчәйтү һәм стратегик планны билгеләү өчен 2028 елга кадәр “Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасы эшләнде. Ул үз эченә 4 программаны ала:
- профессиональ сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү, мәдәни мирасны саклау;
- яшь буынның мәдәни потенциалын үстерү;
- мәдәният өлкәсендә учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру;
- «Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыруны тәэмин итү.
Программа иҗади кадрларны сыйфатлы әзерләүгә, талантлы яшьләргә ярдәм итү, шулай ук мәдәният учреждениеләрен яңартуга юнәлтелгән. Яңа Фән һәм мәдәният сараен төзү, Уфадагы Башкорт дәүләт курчак театрын һәм Дәүләт урыс академия драма театрын реконструкцияләү, 10 балалар сәнгать мәктәбен һәм 2 муниципаль музейны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Шулай ук 2024 елда без Уфаның 450 еллыгына Федор Шаляпин музее һәм кире кайтарылган исемнәр музее ачарга ниятлибез”, - дип язды БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәр сәхифәсендә.

Автор:Эльмира Ибрагимова
Читайте нас