

Узган юбилей иҗат мизгелендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачы хөкеменә биш премьера чыгарды. Шуларның берсе Пушкин әкиятләре мотивы буенча куелган “Чудеса у Лукаморья”.
Аны сәхнәгә театрның актеры, былтыр гына Мәскәүдәге сәхнә сәнгате буенча югары мәктәптә (элеккеге К. Райкинның театраль мәктәбе)
режиссерга укып кайткан Эльмир Хәертдинов куйды. Бу аның режиссер буларак беренче эше.
–Балалар өчен язылган әсәрләр күп, әмма араларында төпле, мәгънәлесен табуы авыр. Чөнки бар да бер-берсенә охшатып язарга тырыша: әкиятләрдән персонажларны алалар да,үзләренә күрә бер вакыйга уйлап чыгарып, шуның буенча яңа әкият язалар. Кайсын алсаң да, Убырлы карчык, үлемсез Кащей, эт, песи һ.б. Мин исә ул темадан китәргә тырыштым. Пушкин –мәңгелек автор. Аны дөньяда белмәгән бер генә милләт кешесе дә юктыр. Шуңа күрә аның әкиятләренең дә милләте юк дип карыйм, – ди режиссер.– Скоморохларга мөрәҗәгать итүем дә очраклы түгел. Русиядә театр сәнгатен кузгатып җибәргән беренче профессиональ актерлар алар. Авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөреп, тамаша күрсәткәннәр. Алар универсаль актер булганнар. Үзләре белән аю да йөрткәннәр, төрле акробатик номерлар да күрсәткәннәр. Цирк сәнгате килеп керә дигән сүз. Шул ук вакытта төрле мәзәкләр сөйләгәннәр –тел осталыгы килеп керә. Сатира да булган. Алар патшалардан, боярлардан, поплардан көлгәннәр. Яңалыкларны да күчереп йөргәннәр. Кыскасы, алар театр да , радио да, телевизор да булганнар. Һәм минем балаларга моны белдерәсем килде.
Әдәбият дәресләрендә Пушкин әсәрләрен үтәләр. Әмма китаптан уку бер әйбер булса, килеп сәхнәдә күрү– икенче. Алар аны мәңгелеккә исләрендә калдырачак.
Сәхнә әсәре өчен режиссер классикның өч әсәрен алган: “Алтын балык белән балыкчы”, “Поп һәм Балда”, “Алтын әтәч”. Өч әкиятне бер сәгать эчендә уйныйлар. Шунысын да әйтергә кирәк: спектакль барышында сәхнә арты (кулиса) кулланылмый. Аны сәхнә уртасында торган агач алыштыра. Шул бер агач артына 7-8 кеше дә, кулланыла торган реквизитлар да, костюмнар да сыярга тиеш.
–Сәхнә алдында гына түгел, сәхнә артында да үзенә бер тормыш кайный. Үзенә күрә бер спектакль бара, –ди “Алтын балык”та әби ролен башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Ирина Ганиева. – Балаларны алдап булмый аларны. Олы кеше азрак кына ташлама белән карарга мөмкин әле. “Әй, бераз арттырып җибәрде”, “монда бераз ялганлады” дип карый. Ә балалар алай түгел. Син сәхнәдәге беренче адымыңнан ук мәхәббәт уята алсаң, аларны вакыйгалар эченә алып кереп китә алсаң аласың, ә юк икән алар сиңа карамый да. Телефоннарын чыгара башлыйлар, сөйләшәләр. Ләкин без кечкенә тамашачыларның мәхәббәтен яулый алдык дип уйлыйм. “Юбилей” сараенда уйнаганда меңнән артык бала утырды. Хәтта микрофон кулланырга туры килде, зал – зур, ара –ерак. Әмма мавыгып карап утырдылар, уйный башлаганда актерларга кушылып, әкият сүзләрен яттан сөйлиләр...
Спектакль бер сәгать эчендә уйнала һәм ул баштан ук “мобиль тамаша” буларак уйланылган. Ягъни декорацияләр күчереп йөртергә, гастрольләргә чыгарга уңайлы итеп эшләнгән. Зур сәхнәме ул, я булмаса мәктәптәге актлар залымы – кайда да уйный алалар. Кыскасы, бу әкият белән “Нур” театры дөнья гизәргә әзер!
Барысы да яхшы, тик менә шундый уңайлы, искиткеч чагу һәм матур әкиятнең урыс телендә уйналуы гына күңелне кыра. Әлбәттә, режиссер сүзләренә караганда, көзен аның татарча вариантын да эшләячәкләр. Чөнки конкурсларда катнашыр өчен татарча уйнарга кирәк... Татар театрында Пушкин әсәрен урысча куеп, аннан татарчага тәрҗемә итеп кечкенә татар тамашачыларына тәкъдим итүе катлаулырак була түгелме соң?
–Безнең театр тарихында Пушкин әсәре беренче тапкыр куелды. Моңарчы булганы юк иде. Һәм мин моңа чиксез шат, чөнки чәчләрен үзгәртеп тарап, костюмнар алыштырып, сәхнәдә ниндидер утлар куеп кына артист үсә алмый. Артист үсеше өчен классика кирәк. Телибезме, теләмибезме, урыс классикасына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Нәтиҗәдә, профессиональ яктан вакланмыйча, осталыгы көчәя артистның. Миңа калса, бу яхшы күренеш. Аннары сәхнә әсәренең үзәге булып режиссер тора. Ул әсәргә төпле әзерләнеп, үзенең идеяләрен, теләген беренче көндә үк аңлатып бирсә, мин – артист – үземдә эзләнү алып бара башлыйм. Шул тиклем нечкә яклары күп безнең профессиянең! “Чыкты да уйнады, и, рәхәт булды” дип кенә карарга кирәкми. Әнә шул “рәхәт булды”, “звыклы булды” дигәнгә күпме көч салына?!
Бу очракта әкият үзенең режиссерын тапты, тап үзенең артистларын тапты – бу тандем дип атала. Бию һәм хәрәкәтләр ягыннан Рәмизә Мөхәммәтшина аеруча зур көч салды. Яхшы режиссер кул астында эшләп, яхшы әсәр чыгару артистның зур теләге ул. Тамашачы акча түләп килгәч, сыйфатлы, фәһемле әйбер күрергә тели. Һәм без аны тәкъдим итәргә тиеш. Артист бервакытта да тамашачы фикереннән түбән булырга тиеш түгел. Мин үзем шушы максат белән яшим. Әсәр нинди жанрда булуына карамастан, драмамы, комедияме, әкиятме, җиренә җиткерелеп эшләнгән, кат-кат килеп карарлык булсын. Әкиятебез нәкъ шундый булды.
Телгә килгәндә, бу зур проблема һәм ул безнең театрга гына кагылмый. Әлбәттә, без үзебезне аклап утырырга тиеш түгелдер. Әмма бу глобаль масштабтагы проблемага әйләнеп бара һәм моны танырга кирәк, – ди Ирина Ганиева.
Аның сүзләрен Эльмир Хәертдинов та җөпли.
–Балаларга татарча уйнау мәсьәләсе күп күтәрелә. Әмма тормыш үз таләпләрен куя. Бүген балалар күбрәк инглиз телен өйрәнәләр. Кытай, корея телләре дә бик популяр. Бары тик татар теле генә түгел... Ата-аналары аларны төрле түгәрәкләргә, репетиторларга сөйрәп йөртә. Ә менә театрга алып килеп утыртучы юк. Аннары мәҗбүри китертеп баланы барыбер спектакль каратып булмый. Наушниклар да коткармый бу очракта. Бервакыт мондый практика булган иде инде. Алар ул наушниктан спектакльне түгел, ә ничектер дулкынын табып, радио тыңлап утыра башладылар. Әйе, безнең татар театры була торып балаларга татарча уйнамаска хакыбыз юк. Тик отышлы юлларын эзләргә кирәк, – ди ул.
Башлаучы режиссер буларак киләчәктә балаларга татар авторларының әсәрләрен тәкъдим итәргә дә әзер.
–Муса Җәлил әсәрләре буенча композиция куяр идем. Классик дип әйтеп бетереп булмый, ул барыбер безнең замандаш әле. Аның уй-фикерләре безнең тормышка туры килә. Ә әсәрләре исә патриотик тәрбия ягыннан бик көчле. Тагын язучыбыз Абдулла Алиш бар. Гомумән, бик күп алар.
Ә “Чудеса у Лукоморья”га әйләнеп кайтканда, тормышка өйрәтә торган әкиятләр алар. Урыс телендә булса да, сәхнәгә кую отышлы дип саныйм, чөнки балалар шул әкиятне карап, күп фәһем ала. Әкиятләр бары яхшыга өйрәтә. Бүген телевизордан күрсәтелгән мультфильмнарны гына карагыз! Шундый ямьсез персонажлар анда: башы зур, гәүдәсе бәләкәй, күзе читтә, авызы кыек... Я башы гәүдәсеннән бөтенләй аерым йөри. Бу дефформацияләнгән сәнгатькә керә. Реаль җанлы әйберләрдән дөньяда булмаган образлар ясап, балаларны алдау, хәтта ки күзаллавын бозу бу. Пушкин әсәрләре буенча да төшерелгән мультиклар бар иде. Кешеләр нинди бар, шундый анда. Симфоник оркестр музыкасы яңгырый. Әмма ул мультфильмнарны сирәк күрсәтәләр. Алгы рәттә чит илдән кергән формасыз затлар. Шуларны карап, дөньяны үзенчә күзаллаган балаларга театрга килеп безнең әкиятне карау үзе бер яңалык булыр, – ди Эльмир.
“Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын” дигән әйтем чагылып-чагылып киткәндәй тоелса да, артистларның сүзләре белән килешергә туры килә. Бүгенге заманда алгы планга үсеп килүче буынны кеше итеп тәрбияләү мәсьәләсе чыкты. Аның теле түгел, ә бәлки кешелеклелеге, миһербанлылыгы, ярдәмчеллеге әһәмиятлерәк. Чөнки күзгә күренмәс яман бер көч нәкъ шушы сыйфатларны югалту өстендә эшли кебек тоела. Бу яклап караганда театрның юбилей иҗат мизгеле уңышлы узган. Моңа кадәр дә балалар әкиятләренә бай булган репертуарга тагын бер матур спектакль өстәлгән. Әкият кенә түгел, ә нәни тамашачыларны тәрбияләүдә көчле алым дип әйтсәк тә буладыр.
Режиссерның эше тәмам, хәзер спектакльнең язмышы актерлар кулында. Алар ничек алып барса, шулай булыр. Озын гомерле булсын бу сәхнә әсәре. Пушкин әкиятләре аша булса да нәни тамашачыларда татар театрына мәхәббәт уяна торсын. Бер көн килеп, алар өчен татарча спектакльләр дә уйналыр ул. Уйналмый калмас... Уйналмый калырга тиеш түгел бит, әйеме?
Эльмира Ибраһимова.