

-ди Хәйбулла районында туып-үскән һәм инде 35 ел буена Чакмагышлылар өчен үз кызы булып яшәүче Гөлсем Хаҗиева.
“Һәр кешенең язмышы маңгаена язылып куелган”, дигән борынгылар. Һәм адәм баласы ни генә эшләмәсен, язмышы аны барыбер дә тик үзенә генә язган һәм бердәнбер юлына алып киләдер. Ерак Хәйбулла районының Зур Арслангол авылында буй җиткергән Гөлсем Галиәхмәт кызы да кайчандыр авылыннан 900 чакрым ераклыктагы Чакмагыш районына килен булып төшәрмен дә, Калмашбаш авылы халкын үз итеп, үзенең бию талантына гашыйк итеп, берегеп яшәрмен дип уйламагандыр да...
Мәгърур Урал тауларының нәкъ тәмамланган җирендә, табигатьнең сабый баладай саф бер почмагында, булдыклы һәм үрнәкле Әсирә һәм Галиәхмәт Кускильдиннар гаиләсендә дөньяга килә Гөлсем апа. Күрше Әбеш авылында урта мәктәпне тәмамлаган көннәрдә, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә, аның дәртле бию белән чыгыш ясавын күргән район активистлары кызга язмышын бию сәнгате белән бәйләргә киңәш итәләр. Менә шулай итеп ул Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесына юл ала.
-Башта мин биюне аңлап та бетми идем, сыгылмалы булганмындыр инде, укырга алдылар,- дип хатирәләргә бирелә Гөлсем ханым.- Классика, халык, бал биюләрен өйрәнә-өйрәнә, шулкадәр яратып укып киттем! Кайда ул дәрес калдыру яки әзерлексез бару!
Соңгы курста алар тынлы инструментлар бүлегендә белем алучы Кашкар авылы егете Венер Хаҗиев белән танышалар һәм 1987 елда өйләнешәләр дә. Яшь гаилә Чакмагышка кайтып, Калмашбаш авыл мәдәният йортына эшкә урнаша. Менә шул көннән алып Гөлсем ханым авылыбызның йөзек кашы булып балкый да инде. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны язылган – 35 елдан артык Калмашбаш авыл мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшләве турында.
Без соңгы сыйныфта укыган чакта эшкә килде Гөлсем апа һәм үзенең гүзәллеге, нәфислеге, якты елмаюы, йомшак итеп саф башкортча сөйләшүе белән барыбызны үзенә каратты да куйды. Ул оештырган чараларга, ул куйган биюләргә сокланмый мөмкин түгел иде. Тормыш иптәше Венер Вил улы белән (ул баянда өздереп уйный) бергәләп нинди генә чаралар оештырмады алар! Ул вакытта “Ильич исемендәге” колхозның да шәпле чаклары: авылның яше-карты көндезләрен җимертеп хуҗалыкта эшли, ә кичен клуб тутырып үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Ә инде сөйкемле Гөлсем апа җитәкләгән бию түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр саны бу чорда аеруча артты.
-Авыл халкы мине бик яратып кабул итте, үзем дә аларны тәүге көннән туганнарым кебек күрдем. Эшемне дә яраттым, ә бу иң мөһиме! Башта туганнар Себер якларына да чакырып караган иде, Хәйбулладагы әнием: “бер тапкыр еракка киттең бит инде, балам, тагын да ераккарак китәсеңме ни”,- дигәч, Калмашбашта төпләнеп калдык.
-Далалы һәм таулы башкорт якларыннан соң Чакмагышка өйрәнеп китү кыен булмадымы соң, Гөлсем апа?
-Табигать кайда да матур ул, ә минем туган ягым аеруча гүзәл кебек. Ләкин Чакмагыштагы гөрләп, кызу темплы тормышны мин тиз үз иттем. Ерак араларны якын итеп әти-әнием дә килеп йөрергә тырыштылар, хәзер инде, әтием мәрхүм булганнан соң, әнием бик ерак юлга чыкмый. Ул бүген әтием кебек үк акыллы, булдыклы энем Гайсә һәм аның гаиләсе белән бергә яши. “Апам, ерак яшәсәң дә синең өчен җыныбыз тыныч, җизни әйбәт кеше”,- ди энем. Ә Венер белән без елына 1-2 тапкыр Хәйбуллага юл тотабыз. Кайчан үзем генә дә барып кайтам, мал-туар тоткач, гел кешегә калдырып та йөреп булмый бит.
-Венер абый, оста музыкант булса да, мәдәният йортында озак эшләмәде бугай? Әйткәндәй, шундый оста биюче һәм гүзәл хатынын эшеннән көнләмәдеме?
-Икең дә сәнгать өлкәсендә эшләү җиңел түгел, чөнки һәр ир-ат акча табарга, гаиләне тәэмин итәргә тырыша. Шуңа да Венерны амбар хуҗасы итеп эшкә чакыргач, шунда барды, аннан озак еллар мәктәптә укытты. Тормышымнан кәнәгатьмен: ирем акыллы-сабыр булды, үзе дә сәнгать кешесе булгач, эшемнең бар катлаулы якларын аңлап тора. Чыгышлар белән төнге 2-3ләргә кадәр тоткарланырга туры килгәндә дә бер вакытта көнләшеп җаныма тимәде. Матур итеп йорт бетереп кердек. Кызыбыз Галия дә кечкенәдән сәхнәдән төшмәде, аның белән күп сольный биюләр куйдык. Ул педагогия училищесын тәмамлады, “ худграф” белгечлеген сайлады. Бүген киявебез Радмир белән Йоматау бистәсендә яшиләр, оныкларыбыз Гүзәл һәм Даян да бииләр.
-Гөлсем апа, сез сәхнәгә куйган биюләр һәрчак тирән мәгънәле, шул ук вакытта дәрт һәм илһам уята алуы белән сокландыра...
-Халыкны җәлеп итәрдәй, эчтәлекле биюләр куярга тырышам. Әгәр яратып сайлыйсың икән, ул сәхнәгә җиңел куела, биючеләр дә аны дәртләнеп, күңелен биреп башкара, әлбәттә, тамашачы да моны тоеп тора. Кайчан өр-яңа биюнеүзем уйлап табам, ә кайчан әзер биюләрне алып, шуңа үземнең күңелдә шытым биргән элементларны өстим. Үткән елда безнең “Печәнчеләр” биюен бар халык күтәреп алды, кайда гына чыгыш ясасак та, озак алкышлап, сәхнәдән җибәрмәделәр. Быел исә “Урак өсте” дип аталганын тәкъдим иттек. Бию куйганда кызык мизгелләр дә булып тора, мәсәлән: “Урак өсте” биюен башкару өчен кызларга яулык бәйләтү кирәк иде. “Апа, әйдәгез инде яулыксыз гына, матур толымнарыбызны тибрәтеп биербез”,- ди алар. Бәйләделәр инде һәм үзләренә дә ошап китте: “тагын да матур яулыклар бәйләп башкара торган бию салыгыз әле”,- диләр хәзер (көлә). “Утак өсте” һәм “Трудодень” биюләре белән күптән түгел мәртәбәле зона бәйгесендә югары бәһа алдык. Хәзерге көндә татар биюен өйрәнәбез. Татар авылында татар биюе булырга тиеш бит инде! Гүзәл Уразованың “Әйдә, басаек” җырының көен бергәләп сайладык.
-Сезнең кабинетта Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп икән!
-Грамоталар, Дипломнарыбыз бихисап. Ел саен районда үткән билгеле якташыбыз Анфак Гарипов исемендәге “Биюләрдә халык рухы” конкурсында алдынгы урыннар алып киләбез, республика, зона конкурсларында еш җиңү яулыйбыз. Быел менә “Звонкий каблучок” конкурсында катнаштык һәм беренче урын яуладык. Эшеңне яратсаң, уңыш үзе килә ул!
-Балаларны биюгә өйрәтү катлаулы, хәтта аю баласын биергә өйрәтү белән чагыштырганнарын ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы?
-Анысын өйрәткән кеше үзе генә белә инде ул (көлә). Балага җылы сүз, наз кирәк. Ләкин безнең эштә иң тәүдә психолог булу кирәктер әле. Кешенең күңел халәтен аңлый, аны үзеңә җәлеп итә алсаң гына, биюләр куеп була. Бу балалар белән эшләүгә дә, олылар белән эшләүгә дә кагыла. Ә инде өйрәтүгә килгәндә, бию түгәрәгенә теләсә кем килми дип уйлыйм мин. Тик сәнгатьне яраткан, сәхнәдә чыгыш ясарга талпынганнар килә.
-Кайчандыр сездә шөгыльләнүчеләрнең күпләре инде үзләре әти-әни...
-Әйе, кайсыберләре бүген авылда матур итеп дөнья көтә, ә балалары – минем укучыларым. Бәбиләре тугач та: “Апа, улымны (кызымны) сезгә алып киләчәкмен, коллективыгызда урын калдырырга онытмагыз”, дигән булалар әле.
Гомүмән, мин әти-әниләргә гел бер сүзләрне кабатлыйм: “балаларыгызны, әгәр теләкләре бар икән, бию түгәрәгенә бирегез, чөнки, бию – ул тәрбия!” Чынлап та, кайчак бала бар вакытын бушка үткәрә, дәрескә теләп йөрми, тыңлашмый хәтта. Ә менә безнең коллективка җәлеп ителүе була, үзгәрә дә куя: коллективка яраклаша, үзен кайда да лаеклы тотарга тырыша. Аннан, шунысын да билгеләп үтәр идем: сәхнәдә чыгыш ясап үскән кеше әллә кайдан аерылып тора бит ул: аралашучан һәм ярдәмчел, мәдәниятле була, аның гәүдә-сыны да сокланып туймаслык була.
Мин шуның белән дә бәхетле: коллегаларымнан уңдым! Алар бар яклап та булдыклы. Мәдәният йортыбызда уңышлы эшләр өчен бар шартлар тудырылган: зур-җылы сәхнәбез һәм иркен тамашачылар залыбыз бар, район хакимияте башлыгы һәм район мәдәният йорты ярдәме белән 100 мең сумлык заманча аппаратуралар сатып алынды, махсус исәптән өстәмә рәвештә өр-яңа костюмнар тектерелде. Шулай итеп, мин җитәкләгән өлкәннәр өчен “Гөлнәзирә” һәм балалар өчен Гүзәл” бию ансамбльләре солистлары бүген матур-матур костюмнарда чыгыш ясыйлар.
-35 ел дәвамында Калмашбаш сәхнәсендә ничә бию куйдыгыз икән, санын беләсезме, Гөлсем апа?
-Их, яшьлектә аны уйлыйсыңмы ни? Барысын да яздырып, күз карасыдай сакларга кирәк булган да бит! Ел саен, ким дигәндә, бишәр бию өйрәнә килдек, менә шуннан санап карагыз инде. Соңгы чорда гына видеотасмаларга яздыра башладык. Чынлап та кызык бит: болай итеп без киләчәк буыннарга Калмашбаш биючеләренең осталыгын тапшырачакбыз!
Гөлара Арсланова.