

Дүртөйле районы Түбән Аташ авылы мәдәният йортында билгеле композитор һәм җырлар авторы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗевның музее ачылды.
Аны ачу тантанасында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, композиторның тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрзәнә Гыйләҗева катнашты.
Музейдагы экспозиция бик бай: композиторның иҗаты хакында кызыклы документлар, көнкүреш һәм шәхси әйберләре, хатлар, фотосурәтләр.
Мөфтәдин Гыйләҗев — 300дән артык популяр җыр һәм романс авторы. Аның әсәрләре башкорт һәм татар мәдәниятенең алтын фондына кергән. «Сарманай», «Әлдә дуслар бар әле», «Сагындыра туган як», «Әрем исе, әрем тәме», «Мин әниемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» җырларын белмәгән кеше бик аздыр.