Мәдәни мохит
6 июль 2022, 03:53

Бәйрәмгә йолдызлар да киләчәк

8 июльдә бөтен ил Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгели.

goodhouse.rugoodhouse.ru
Фото:goodhouse.ru

Башкортстан Башлыгы 8 июльдә Бөре шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган республика фестивалендә катнаша. Радий Хәбиров бу хакта кичә узган оператив киңәшмәдә белдерде.

“8 июльдә хәзер инде Президент Владимир Путин указы белән бөтен ил Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгели. Белүегезчә, фестивальне үткәрү урыны итеп Бөре шәһәрен сайладык. Анда мин дә катнашам, эш сәфәре белән барам”, – диде республика җитәкчесе.

Ул хөкүмәт әгъзаларына республика халкын һәм туристларны күпләп җәлеп итеп,  бу чараны яхшы итеп оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, фестивальдә шәһәр халкын һәм кунакларын күңел ачу чаралары, ярминкә, аш-су бәйрәме, шулай ук эстрада йолдызлары катнашлыгында концерт оештырыла.  

Программада урындагы эстрада артистларының, шулай ук Русия йолдызлары Наталья Сенчукова һәм Виктор Рыбинның чыгыш ясавы көтелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас