

Гаять кызыклы инде ул журналист эше: бер чарага ул үзе бара, икенчесенә “өстән куалар”, өченчесенә чакыралар... Әлеге фетивальгә мин чакыру буенча барып эләктем. Әмма оештыручылар түгел, ә катнашучылар тарафыннан чакыру алдым. Уфада эшләп килүче “Милли аваз” халык вокал ансамбле җитәкчесе, шагыйрь һәм бик күп җырлар авторы Мидхәт Әбделмәнов: “Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм яшәтүче андый чараны “Өмет”тә яктыртмый мөмкинме соң?!” – диде. Сер итеп кенә әйтәм, Мидхәт Мәҗит улы белән минем фикерләр гелән тәңгәл килеп тормый. Әмма бу очракта ул тулысынча хаклы иде. Моңа мин чарага баргач, тагын бер кат инандым.
“Җырлыйк әле” төбәкара татар фольклор фестиваль-бәйгесе Туймазы районының “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә быел бишенче тапкыр үтте. “Ак калфак”ның Башкортстан татар хатын-кызлар бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм иганәче буларак чыгыш ясаган шәхси эшкуарларның матди ярдәме белән уздырыла.
“Төбәкара” статусы алганнан соң, ул ике өлештән тора. Беренче көнне Башкортстанның төрле район һәм авылларында иҗат итүче фольклор ансамбльләре җыелып, үзара осталыкта сынаша. Җиңүче коллектив иртәгәсен чит төбәкләрдән җыелган татар фольклор ансамбльләре арасында республика татарлары данын яклый.
Фестивальгә килүчеләр арасында әлегәчә бер-берсен белмәгән сәнгать коллективлары да, моңарчы очрашып, көч сынашканнары да бар.
Быел, мәсәлән, чарада кунак буларак Иглин үзешчәннәре катнашты. Ә былтыр тамашачы ролендә генә булган чакмагышлылар быел инде үз номерларын әзерләп алып килгән иде.
–Әлеге фестиваль турында ишеткәч тә бирегә килү һәм катнашу теләге белән яна башладык. Сирәк искә алына дип, “Уракчылар” күренешен махсус сәхнәләштергән идек. Бер без генә алай уйламыйбыз булып чыкты. Әлеге темага мөрәҗәгать итүчеләр бар иде, – дип елмаешты Чакмагыш районы Митрәй-Әюп авылы артистлары. “Яшь йөрәкләр” ансамбле 2015 елда оешкан. Анда чыгыш ясаучы иң яшь катнашучыга 57 яшь булса, иң өлкәне –70тән өстә. Балаларны да кертеп, барлыгы 22 кеше чыгыш ясый. Өлкәннәргә алмашка дип җай гына яшьрәкләрне дә үз араларына алалар. Һәр чарада катнашмасалар да, алар “запас”та торалар. Ә фольклор күренешләрен һәр бәйрәмгә диярлек әзерлиләр икән. “Кич утыру” , “Карга боткасы”, “Кәккүк чәе”,“Орчык өмәсе”, “Пилмән өмәсе” кебек йолаларны сәхнәләштергәннәр. 9 Майда күрсәткән “Җиңү көне” фольклор күренешен тамашачылар аеруча яратып кабул иткән. Коллектив “Җырлы авыл”, “Мин яратам сине, тормыш!”, “Рух, дәрт, моң”, “Свершение” һәм Санкт-Петербургта узган “Горизонт” конкурсларында җиңүгә ирешкән.
Клубтан кайтып кергән дә юк инде ул, дип көлешәләр үзләре. Быел кыш хәтта ике командага бүленеп, хоккей да уйнаганнар! Тимераякта түгел, пима кигәннәр. Кулларында да хоккей таягы түгел, ә себерке булган. Кыскасы, фантазияләренең чиге юк.
Әнә шундый ару-талу белмәс, җыр-моң сөйгән дәртле халык җыелды фестивальгә. Башка вакытта гел ачык һавада үткән чараны, һава торышының көйсез кияүдән болайрак булуы сәбәпле, ябык бинада үткәрделәр. Күмәк чыгышлар өчен тәгаенләнмәгән сәхнә булса да, артистлар булдыра алган кадәр җайлашты. Шулай да кабул ителгән традицияне саклап, фестиваль ачык һавада үзешчән коллективларның парады белән ачылды. Катнашучылар бәхетенә яңгыр яумады, хәтта вакыт-вакыт болыт артыннан кояш чыгып, катнашучыларны сөендерде. Елдан-ел татар фольклор ансамбльләре арта бара. Быел төрле районнардан барлыгы 16 коллектив килгән. Берсеннән-берсе чагу, матур күлмәкләрдә, җырлый-җырлый сәлам биреп узды алар. Ә аннан соң төп чыгышларга күчтеләр.
Телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне үсеп килүче буын күңеленә салу ниятеннән үз теләкләре белән оешкан коллективларның һәркайсы аерым бер йолага мөрәҗәгать иткән. “Арыш сугу”, “Тары җире”, “Кич утыру”, “Сабантуе” кебек таныш күренешләр белән беррәттән “Кодалар каршылау”, “Бала ашату” “Чишмә бәрдертү” һәм башка йолалар да бар иде. Ни кызганыч, кайберләренең барлыгын да белмибез. Мәсәлән, мин “Таң суы” йоласы барлыгын хәтта белми идем. Ишеткәнем дә булмады. Хәер, бәлки ишетеп тә онытканмындыр... Бүгенге кеше башында мәгълүмат шулкадәр күп, әмма аның 90 процентының бәхетле һәм рәхәт яшәү өчен бер кирәге дә юк. Тик шул файдасыз мәгълүмат буыннан-буынга тапшырылган кирәкле мәгълүматны кысрыклап чыгара шул. Һәм бу күренешкә каршы торырга нәкъ менә шушындый чаралар гына булыша ала да инде. “Таң суы – иң шифалы су ул! Шартын китереп, дөрес итеп ала белсәң,” – диделәр сәхнәдән. Ә без шартын түгел, йоласын да белмибез...
Ата-баба йоласын белү кирәклеге хакында иде “Милли аваз” халык вокал ансамбленең чыгышы да. Ул Уфа шәһәренең Совет районында 2018 елда оешкан. Әйтеп үтүемчә, аның җитәкчесе берничә шигъри җыентык һәм җыр альбомнары авторы Мидхәт Әбделмәнев. Ансамбль бу фестивальдә дүртенче тапкыр катнаша. Шулай да «Милли аваз» төрле музыкаль бәйгеләрдә, хәйрия концертларында чыгыш ясый. Үз вакытында «Ак калфак» дигән шигырьгә көй язу буенча игълан ителгән конкурста җиңеп чыгып, 50 меңлек призга ия булганнар. Ул акча сәхнә киемнәре тектерүдә ярдәм булган. Ә чынлыкта милли костюмнар, музыка уен кораллары, юлларда йөрү, репетиторлар өчен түләү кебек чыгымнарның күбесе җитәкченең үз хисабыннан бара. Коллектив хәзер күп кенә чараларга чакырулар ала, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый икән. Бу юлы да тел-теш тидергесез, яшьләрне уйландырырлык тамаша күрсәттеләр. “Кыз ярәшү” йоласы егет белән кызның ЗАГСка язылышырга китеп баруы белән башлана. Кыз бераз уйлана, “ашыкмыйбыз микән?”ди, ә егет гаилә коруга бик җиңел карый. Аның сүзләренчә, гаилә кору – нибары паспортка печать суктыру, 5 минутлык эш. Әмма ЗАГС ишек алдында вакыт туктала һәм элек-электән халкыбызда гаилә коруның нидән башланганы тасвирлана. Җыр-моң белән үрелгән, уйландырырлык, сокландырырлык күренеш.
Уйлану дигәннән, чыгышларны караганда мин дә уйланып утырдым. Сәхнә түрендә: “Их, кызлар!” “Ух, егетләр!” дия-дия, бер-берсен шаярткан булып, олы яшьтәгеләрнең чыгыш ясавы уйга салды. Юк, елыйсы ук килмәде. Сүз дә юк, күңелләре белән чыннан да яшь алар. Картаерга исәпләре дә юк шикелле. Тыпырдап бииләр, рәхәтләнеп җырлыйлар. Әмма кайбер ансамбльләрдә яшьләрнең бөтенләй булмавы барыбер күңелне кырды. Бүген авылдагы бердәнбер гармунчы бабайга алмашка иртәгә кем килер соң? Ансамбльләрдә яшьләрнең сан буенча күпкә калышуын бер яктан аклап та була. Эш яшендәге кешеләрнең вакыты кысыграктыр. Дөрес, фольклордан читләшү дигән әйбер дә юк түгелдер... Тик арада яшьләрнең барыбер дә булуы яхшы. Бигрәк тә күп кенә ансамбльләрдә балаларның катнашуы әйбәт. Алар үз чыгышларыннан тыш, башкаларныкы аша да халкыбыз мирасы белән таныша, азмы-күпме хәтеренә сала дигән сүз. Балалар турында сүз чыккач, Уфа районы Дим бистәсенндәге 115 санлы балалар бакчасының “Ләйсән” ансамбле турында әйтеп китми булмый. Алар бу фестивальдә даими катнаша. Җитәкчесе –Сәлимә Җиһангирова. Ул балалар белән зур эш алып бара. Җыр-биюгә дә өйрәтә, ата-аналарны чакырып матур бәйрәмнәр дә күрсәтә. Алар бергәләп төрле чараларда катнашалар. Ә бу юлы балалар җитәкчеләре белән берлектә “Чолыкчылык” йоласын күрсәтте.
Фестивальдә катнашкан һәр бала бу көнне китап белән бүләкләнде.
Чыгышларның һәммәсе халкыбызның тапкыр гыйбарәләренә, әйтем-мәкальләренә, оста башкарылган җыр-биюләренә бай булуы белән истә калды.
Фестивальнең беренче көнендә Башкортстан фольклор ансамбльләре чыгышларын бәяләүче жюри составына «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның һәм Татартсанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алик Локманов һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов кергән иде. Әйтергә кирәк, аларның эшләре җиңелдән булмады. Чыгыш ясаучылар тамаша залыннан чыгып керә алса, жюри үз урынында 4 сәгатьтән артык утырды. Ахырдан тагын да катлаулырак эш көтә иде – җиңүчене билгеләү.
Ниһаять, чараның тантаналы өлешенә дә чират җитте.
Катнашучылар алдыннан чыгыш ясаганда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзен фольклорның нәрсә икәнен ачыклаудан башлады. Аның халык үзе яшәгән җирдәге традицияләр булуына ачыклык кертте.
– Нәкъ үзебез яшәгән җирлектәге йоланы күрсәтәбезме? Әллә бераз җыештырдыкмы? Әгәр без шул үзебезнең традицияләрне белсәк, үз йолаларыбызны кайтарсак, киләчәктә балда-майда йөзүче ата-аналар булачакбыз. Ә инде мәгънәсенә төшенми нибары ятлап, репетицияләр ясап, сәхнәдән генә күрсәтсәк, файдасы юк. Без яшь буынга җиткерергә, традицияләребезне аларның күңеленә сеңдереп барырга бурычлыбыз. Бу җәһәттән, арада балаларның, яшьләрнең булуы аеруча сөендерә, көч-куәт өсти. Чын мәгънәсендә халык бәйрәме бу. Рухи яктан якын кешеләрегезне таптыгыз, аралаштыгыз, иҗат җимешләрегезне татыдыгыз. Кемгәдер алар татлы тоелгандыр, ә кемгәдер башкача. Берәүләрнең чыгышын “Безгә дә шулайрак итәргә кирәк” дип карасагыз, икенчеләрнекен бәлки “болай кирәкми” дип карап утыргансыздыр. Әлбәттә, “фестиваль” дип аталса да, янында “бәйге” сүзе бар. Ә бәйгедән гран-при алучы гына тулысынча канәгать булып кайтып китә инде ул. Әмма җиңмәдек дип, күңелегез төшмәсен, дәртегез сүрелмәсен иде, – диде ул.
Әлбәттә, мәртәбәле жюри әгъзаларының үз фикере, ә катнашучыларның үз фикере.
–Без “Кыз ярәшү” йоласын күрсәттек. Кызлар-егетләр “отлично” чыгыш ясады. Темасы да актуаль, сценарий да, костюмнар да, декорация дә уйлап, җиренә җиткереп эшләнгән иде. Әмма кызганычка каршы, җиңеп булмады., – ди “Милли аваз” җитәкчесе Мидхәт Мәҗит улы. Ә, гомумән, фестиваль ошаган. Халкыбызның традицияләрен, йолаларын күрсәтү максатыннан географиянең тагын да киңрәк җәелүен, чараның республикабызның башка районнарында да үтүен тели ул.
Кайчандыр Туймазы татар драма театрында эшләгән, бүген инде хаклы ялда булган әлеге төркемнең җырчысы Илдар Вафинга исә чараның шундый матур табигать кочагында үтүе ошаган.
Беренче көнне фестивальдән тулысынча Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылының “Ак калфак” ансамбле вәкилләре канәгать булды. Алар – Гран-при иясе. Ансамбльнең җитәкчесе – Лилия Мусаева. “Ак калфак” төрле республика, төбәкара фестивальләр лауреаты һәм дипломанты. Азнакайда узган төрки халыкларының “Чатыр тауда җыен” халыкара фольклор фестивалендә дә лаеклы чыгыш ясаган алар.
Урыннарга тукталсак: 1 дәрәҗә диплом белән “Мирас” (Бүздәк районы), 2 дәрәҗә диплом белән “Туймазы мәрҗәннәре” (Туймазы районы Төмәнәк авылы) бүләкләнде. 3 урынга ике ансамбль чыкты: Бәләбәй шәһәреннән “Ак калфак” һәм Чишмә районы Ярми авылыннан “Җидегән чишмә”. Моннан тыш, фестивальдә «Гүзәлләр тудырган гүзәллек» дигән кул эшләре бәйгесендә җиңүчечеләр дә бүләкләнде. Фольклор һәм кул эшләре – бер кошның ике канаты кебек. Алар аерылгысыз бит. Әлеге чарада да сугылган келәмнәр, җете төсләр белән чиккән кашагалар, тастымал-сөлгеләрнең, мендәр тышларының матурлыгыннан, нәфис нәкышләреннән күзләр камаша иде. Менә кайда ул күңел җылысы салынган чын гүзәллек!
“Җырлыйк әле» төбәкара татар фольклор фестиваль-бәйгесенә әйләнеп кайтып, тагын нәрсә әйтим? Аның икенче көнендә бу елгы Гран-при иясе белән алдагы дүрт елда җиңүче дип игълан ителгән коллективлар һәм чит төбәкләрдән килүчеләр чыгыш ясады.
Аларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләргә һәм 12 коллективтан торган ансамбльләр парадыннан соң төбәкара бәйге башланырга тиеш иде. Тик үзем күрмәгәч, ул хакта озын-озак бәян итеп тормыйм инде...
Көн кичкә авышуга матур милли киемнәрдән, гармун моңыннан, җыр һәм биюләрдән әсәрләнеп, тирән уйларга чумып кайтыр якка кузгалдык без. Татар теле бетә, милләт бетә, гореф-гадәтләр онытыла дип “лаф” орабыз. Ләкин бетми ул! Халкыбызның телгә тапкырлыгын да, җыр-моңга осталыгын да, булдыклылыгын да күрсәтүче мондый фестивальләр бар икән, димәк, өмет бар. Һәр күңелне җылытырлык дөрләп янган учак кабызыр очкын бар.
Эльмира Ибраһимова.
Автор фотосурәтләре.