

Уфа "Нур" татар дәүләт театры 30нчы иҗат мизгелен Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы буенча әзерләнгән спектакль премьерасы белән япты. Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Вадим Габидуллин чыгарды.
Узган иҗат мизгеле коллектив өчен вакыйгаларга бай булды. Төп вакыйга, әлбәттә, театрның юбилеен билгеләү һәм бу уңайдан республика җитәкчелегеннән бүләккә автобус алу булды. Репертуар алты яңа спектакльгә баеды. Иҗат мизгеле ябылу чарасында БР мәдәният министры урынбасары Илнур Мухъянов та катнашты. Тамашачыларны һәм коллективны күңелле вакыйга белән тәбрикләп, зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кичәдә театрның талантлы артистлары Гөлназ Биктимерова һәм Вилдан Мисбахов "Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булдылар. Актриса Гөлназ Кашапова, сату һәм хезмәт күрсәтү бүлеге баш администраторы Гүзәл Вәлиева белән администратор Гөлнара Габбасова, хәвефсезлек хезмәтенең баш хезмәткәре Илдар Байбурин БР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Тик бүләкләр моның белән бетмәде.
Театр директоры Фирзәт Габидуллин быел беренче тапкыр биреләчәк яңа мәртәбәле бүләк белән таныштырды. Сүз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медаль турында бара. Ул театр сәнгатенә зур өлеш кертүчеләргә биреләчәк .Яңа медаль белән беренче булып Русиянең - атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, С.Юлаев исемендәге орден иясе, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Сәвия Сираева бүләкләнде.