

Билгеле җырчы Пьер Нарцисс вафат.
Үзәк матбугат басмалары язуынча, 45 яшьлек музыкант дәваханәдә үлгән. Әйтүләренчә, сәбәбе – бөерләренә ясалган операция уңышлы булмаган...
Мудио Мукуто Пьер Нарцисс Де Наполи Де Суза 1977 елда Камерунда туган. 1996 елда ул Русиягә туганнары янына күчкән. Монда ул Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кергән.
1990 еллар ахырында ул КВНда РУДН командасында уйнаган. Төрле телепроектларда катнашкан. Музыкант – 2006 елдан Ингушетиянең атказанган артисты.
Нарцисс ил халкына “Фабрика звезд-2” проектында катнашканда танылды. Анда ул “Шоколадный заяц” җырын башкарып билгеле булды.
Кызы Каролина-Кристель Калачева әтисе турында җылы сүзләр язган. “Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әтием... Ул мине аякка бастырды, тормышыма нигез салды. Әтием – минем өчен үрнәк”, – дигән кызы.