Мәдәни мохит
21 июнь 2022, 18:43

“Җырлыйк әле!”

Туймазы районы Төмәнәк авылында “Бабай утары” ачык һава астындагы этно-музей биләмәсендә фольклор фестивале гөрли.

“Җырлыйк әле!”“Җырлыйк әле!”
“Җырлыйк әле!”

Туймазы районы Төмәнәк авылында “Бабай утары” ачык һава астындагы этно-музей биләмәсендә фольклор фестивале гөрли.

 

Чакмагыш районы Митрә-Әюп авылының “Яшь йөрәкләр” фольклор төркеме дә анда катнашып, диплом белән бүләкләнеп, тирән кичерешләр, бай тәэссоратлар алып кайтты.

 “Яшь йөрәкләр” Туймазыда 16 ансамбль арасында бәйге тотты һәм үзенчәлекле чыгышлары белән тамашчыларның кайнар алкышларына, оештыручыларның мактауларына лаек булды.

 “Яшь йөрәкләр” 2015 елда оешкан. Фольклор төркем белән Резида Фәрит кызы Нигъманова җитәкчелек итә. Ансамбль "Нәүрүз бәйрәме", "Карга боткасы", "Пилмән өмәсе", "Кичке уен", "Кич утыру", “Сугыш беткән көн", "Беренче буразна" бәйрәмнәре һәм соңгы елларда сәхнәләштерелгән  йола бәйрәмнәре белән районда гына түгел, илебездә дә киң билгеле. Агымдагы 2022 елда да ансамбль матур уңышларга иреште.   

Республика "Җырлый торган авыл" бәйгесендә –1 дәрәҗә Диплом;

“Мин яратам сине тормыш” республика бәйгесендә –1 урын;

Санкт-Петербург шәһәренең “Офыклар”халык-ара сәнгать һәм иҗат бәйгесендә –  2 дәрәҗә; “Совершение” Халыкара  фестиваль-бәйгесендә 1 дәрәҗә диплом һәм башка бәйгеләрдә дә зур казанышлары бар.

“Җырлыйк әле!”
“Җырлыйк әле!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас