

23 июньдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Яшь йөрәкләр» спектакленең премьерасы була. Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, спектакльне Башкортстанның атказанган артисты Фиргать Гарипов сәхнәләштерә. Адаптация авторы һәм консультант булып драматург, Ш.Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Зөһрә Буракаева чыгыш ясады.
Авыл кызлары аулакка җыела. Күңелләрнең иләс-миләс, йөрәкләрнең дәртле чагы… Бер-берсен оялып кына күзли, гашыйк була һәм бөреләнеп килгән хисләрен чайпылдырмый саклый авыл яшьләре. Алар арасында сылу Сәрби һәм чая егет Хайретдин дә бар. Яшьләрнең – илһамлы, дәртле яшь йөрәкләрнең – хыяллар тулы тормышына сугыш килеп керә: егетләр фронтка алына, кызлар ярәшкән батырларын көтеп алырга вәгъдә бирә.
Сәхнәдәге вакыйгалар халык иҗаты өлгеләре: милли уеннар, гореф-гадәтләр, йолалар, биюләр белән үрелеп бара. Музыкаль спектакльнең нигезендә – композитор Нур Даутов иҗат иткән халыкчан җыр-көйләр, аларны театр оркестры башкара.
Әлеге спектакль өчен махсус рәвештә Хәйретдин роленә З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының 4нче курс студенты Динислам Сафин чакырылган.
Куючы рәссам – Рөстәм Баймөхәмәтов, хореограф – Башкортстанның атҡазанган артисты Чулпан Аскарова. Вокал – Нурия Мортазина. Оркестр җитәкчесе – Урал Иделбаев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреты.
Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Яшь йөрәкләр» спектаклен 1993 елда Башкорт дәүләт академия драма театрында билгеле режиссер Рифкать Исрафилов куйган иде .