Мәдәни мохит
15 июнь 2022, 09:02

Янә бәйрәм көтә!

24-26 июньдә Уфада «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале үтәчәк.

Янә бәйрәм көтә!Янә бәйрәм көтә!
Янә бәйрәм көтә!

24-26 июньдә Уфада «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале үтәчәк.

Җыр-моң бәйрәмен оештыручылар янә башкала һәм республика халкын форумны уздыру күләме, башкаручыларның стиль һәм юнәлешләренең киңлеге белән шаккатырмакчы. Чара «Торатау» конгресс-холлы амфитеатрында булачак.

24 июньдә фестиваль «Башкортстанда туганнар» программасы белән ачыла. Анда төрле мизгелләрдә «Голос» шоуында катнашкан якташларыбыз чыгыш ясый. Шулай ук Башкорт дәүләт филармониясенең Олег Касимов җитәкчелегендәге Эстрада-джаз оркестрын тыңларга мөмкин. Беренче көннең кунаклары —  «ТенорА XXI века» арт-проекты һәм «Пицца» төркеме.

Форумның икенче көнендә «Симфоник төн» Башкортстан Милли симфоник оркестры дөнья классикасы шедеврларын тәкъдим итә.

«Евразия йөрәге-2022» халыкара сәнгать фестиваленең гала-концерты 26 июньдә була һәм Яшьләр көненә багышлана. Бу көнне республиканың яшь артистлары сәхнәгә чыгачак. Алар арасында бөтенрусия конкурслары лауреаты Гөлнара Байгужина, Эдуард Хөснетдинов, Nail Bashstyle һ.б. бар. Тамашачылар алдында шулай ук «Бишбармак» һәм «Дәрвишхан» төркемнәре чыгыш ясый. Моннан тыш, Бурятия Республикасының «Намгар», этно-төркеме, Казахстанның «HasSak» этно-фольк төркеме чагу номерлар белән шатландырмакчы.

«Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале гала-концертының кунаклары — Русиянең атказанган артисты Сергей Трофимов (Трофим) һәм Дима Билан. Фестиваль фейерверк белән тәмамланачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас