Мәдәни мохит
10 июнь 2022, 08:54

"Какшамас рух"

Салават Юлаевның туган көненә багышланган концерт Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үтәчәк.

"Какшамас рух""Какшамас рух"
"Какшамас рух"

Салават Юлаевның туган көненә багышланган "Какшамас рух" концерты 16 июньдә 19:00 сәгатьтә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында була.

Салават Юлаев - милли героебыз, башкорт халкының хокуклары өчен көрәшүче, рух ныклыгы символына әверелде. Әмма ул сугышчан батырлыклары белән генә танылмаган. Салават Юлаев шагыйрь-импровизатор буларак та билгеле була. Ул туган телендә шигырьләр яза, Ватаны, Урал киңлекләре турында җырлый.

Концертта Салават Юлаев тормышы һәм иҗаты турында әсәрләр яңгыраячак. «Салават Юлаев» кинофильмыннан Арам Хачатурян музыкасы яңгыраячак(дирижеры, композиторы Ринат Камалов). «Салават Юлаев» операсыннан өзекләр һәм башка әсәрләр башкарылачак. Концертта симфоник оркестр һәм театрның опера труппасы солистлары катнашачак.

Билет бәясе 100 сумнан 500 сумга кадәр. Билетларны театр кассаларында яки сайтта сатып алырга мөмкин: Башопера

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас