

Туймазы татар драма театры тамашачыларга Рафаил Фатыйховның "Кадерле кияү" комедиясен тәкъдим итте.
Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәүчесе – Башкортстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев, рәссамы – Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина.
Әлеге спектакль гадилеге, халыкка бик якын булуы белән аерылып тора. Сюжет әлеге вакытта бара. Айгөл белән Илдус берсен-берсе өзелеп ярата, әмма кызның әти-әниләре бу егетне хуп күрми, икенче хәллерәк егеткә кияүгә бирергә тели. Яшьләр үзләрнең мәхәббәте өчен көрәшеп, максатларына ирешә. Аларның зирәклекләре, тапкырлыклары, хәтта ки әти-әниләрен дә дөрес юлга юнәлтә.
Рәйхана Галләмова, Туймазы педагогия көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
Бик матур спектакль булды! Актерлар, дүрт кеше, сәхнәне дөбер-шатыр китерделәр. Безнең Фәндил дә, Маргарита да – осталар. Аларның уйнавын узып та, арттырып та булмый. Яшьләргә исем-акылым китте, шул кадәр үзләренең образларын дөрес итеп җиткерделәр. Әйтерсең, без спектакльдә түгел, ә чын тормышта. Рәхәтләнеп көлдек, бу залның реакциясеннән дә күренеп торды. Чыннан халыкка бик ошады, җиңел.
“Тормышта болай буламы? Хәзерге яшьләр 5 миллион акчаны балалар йортына илтеп бирәме соң?”- диештек. Әкиятерәк булды бераз, бөтен әйбер дә. Ә икенче яктан уйласаң, рухи байлыкка кайтып калабаз менә. Бәлки, әлеге постановка кешене үзләренең булмышына, башлангычына кайтартып, бар нәрсә дә акчадан тормый икәнен аңлатырга телидер? “Байлык бер айлык, юклык гомерлек”, ә иң мөһиме чиста намус көненә барып җитсәк әйбәт булыр иде дә ул.
Шунсы нык сөендерә, яшьләрдә өмет бар. Уйнауларында бер фальш та күрмәдем. Аларны дәртләндереп, кызыксындырып торырга гына кирәк. Молодцы!
Диана Юсупова, БДУның 2 курс студенты:
Туймазы театрының күп кенә матур, күңелгә якын спектакльләрендә булсам да, миңа калса "Кадерле кияү" иң яратканына әверелер. Ул гади халык телендә, бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләрне тамашачыларга җиткерә. Комедия абый-апаларга да, шулай ук яшьләргә дә бик кызыклы булды. Артистларның уйнавы - күз явын алырлык. Үзләренең рольләрен 100% ка башкардылар. Тагын барыр идем, иптәшләремә дә карарга тәкьдим итәм!
Айгөл Галибаева, “Ильфа”җәмгыятенең баш хисапчысы:
Бик җиңел, шәп комедия карадык. Дөресрәге, көлеп хәлләр бетте. Яшьләр аеруча ошады, яшь егетнең ул киемнәре, ул үзе. Шәп инде!
Премьераны карый алмаган тамашачылар аны киләсе сезонда гына күрә алачак. Театр ишекләре вакытлы гына ябылса да, җәен театрда тормыш тынып тормаячак.
Барлык иҗади коллективны, әлеге спектакльне булдыручыларны һәм анда катнашучыларны уңышлы премьера белән кайнар котлыйбыз! “Кадерле кияү”нең гомере озын булсын дигән теләктә калабыз!
Айгөл ГӘРӘЕВА,
Юля ЗАКИРОВА фотосы