

12 июнь - шәһәр көнендә уфалыларны һәм барлык кунакларны бай мәдәни программа көтә.
Төп тантаналар реконструкциядән соң ачылачак «Кашкадан» паркында башланачак. Күңел ачу программасы көндез 15.00дән, төнге 23.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Көндез паркта яшьләр биюе форумы старт ала. Кичке программада бию, рэп һәм рейв фестивальләре, пляж волейболы буенча республика чемпионаты, футбол, стритбол буенча ярышлар һ. б. планлаштырылган.
Шәһәр көнендә биредә Уфаның 450 еллыгының төп символы - сусар җәнлеге тәкъдим ителәчәк, Башкортстанда иң зур мультимедияле ут-музыка фонтанын ачачаклар. Уфалылар алдында Русиянең популяр «На-на» һәм «Дабро»төркемнәре чыгыш ясаячак.
Бәйрәм фейерверк белән тәмамланачак. Шулай итеп, уфалылар һәм килгән кунаклар өчен бик күңелле булмакчы шәһәр көне, тик яңгыр килеп кенә кәефне бозмасын!