

Кичә, 4 июньдә, Баймакта Сабантуй узды. Язгы кыр эшләрен тәмамлануын билгеләүче бәйрәмне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андерй Назаров ачып җибәрде.
– “Урал арьягы-2022” Бөтенрусия инвестицион чарасы кысаларында кунакларга Урал арьягы икътисадын гына түгел, мәдәниятен дә, аның үзенчәлекле өлешләре мөмкинлекләрен күрсәтү уңаеннан миңа бүген бирегә килү бәхете тиде. Чөнки нәкъ монда, Баймак районында, безнең мәдәниятебезнең үзенчәлекле чагу үрнәкләре күрсәтелгән. Баймак районында туып-үскән кеше буларак, сез – якташларым – белән аралашудан тәм табуым хакында әйтәсем килә. Сабантуйны яхшы дәрәҗәдә оештыруыгызга һәм кунакларга булган дустанә мөнәсәбәтегезгә рәхмәтләремне җиткерәсем килә, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр Башкортстан Баймак районы җитәкчелегендә Русиядә кымыз җитештерү һәм елкычылыкның эре үзәге булып торуын белдерде. Республика атлар саны һәм кымыз җитештерү күләме буенча әйдәүче позициядә тора.
–Нәкъ Баймак районы – уникаль башкорт токымлы атлар генофондын тотучы. Алар саны 10 мең баштан артып китә. Сезнең район республика мәнфәгатенә көч түгүче халкы белән горурлана ала, – диде Премьер-министр.
Кунаклар белән бергә Андрей Назаров балалар сабантуен да барып күрде, һәвәскәр иҗади коллективлар чыгышларын карады һәм җәядән атты.
Чыганак: pravitelstvorb.ru