Мәдәни мохит
3 июнь 2022, 05:11

Китапханә яңарыш кичерә

Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсендә зур чара үтте. 

Китапханә яңарыш кичерәКитапханә яңарыш кичерә
Китапханә яңарыш кичерә

Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсендә зур чара үтте. Анда Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында сатып алынган яңа җиһазларны презентацияләделәр.

   Республика күләмендә үткән конкурста Авыргазы үзәк китапханәсе башка китапханәләр арасында “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” исемен яулап җиңүче булган һәм 119047,62 сум күләмендә субсидия алуга ирешкән. Шул акчаларга китапханәгә стационар компьютер сатып алынган, эш урыннары җайлаштырылган. Моннан тыш тагын да кыйммәтле һәм көндәлек эш барышында мөһим булган күп һәм кыйммәтле җиһазлар сатып алынган. “Мәдәният” милли проекты безгә төзергә һәм мәдәният учреждениеләрен яңартырга ярдәм итә”,- ди китапханәнең хезмәтләндерү бүлеге мөдире Гөлназ Әхмәтҗанова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас