

Санкцияләр чит ил фильмнарына да кертелгәч, үзебезнең фильмнарга мохтаҗлык үсте.
Менә шул максаттан Русия министрлар кабинетының резерв фондыннан, илебез киноиндустриясенә ярдәм итү максатында, өстәмә рәвештә 5,5 миллиард сум акча бүленде. Бу карарга РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган.
Бүленгән акчалар 160тан артык фильм төшерү өчен юнәлтеләчәк. Шул исәптән, бар гаилә белән карый торган кинолар һәм шулай ук документаль һәм кыска метражлы фильмнар төшерү өчен дә. Моннан тыш, профильле югары уку йортларын тәмамлаучыларның да дебют эшләренә ярдәм итәргә исәплиләр.
2022 елда фильмнар төшерү тармагын үстерү максатына 14,5 миллиардтан артык сум акча бүленгән.
Әйткәндәй, РФ – күпмилләтле дәүләт. Анда элек үз дәүләте, зур тарихы булган, РФ төзүдә төп рольне уйнаган халыклар яши. Аларга да милли фильмнар төшерергә бүленсен иде ул акчаларның бер өлеше. Шул чагында илдә яшәгән һәр милләт вәкиле тарихыбызны бөтен тулылыгында белер, дуслык хисләрен тагын да ныгытырга мөмкинлек бирер иде бу адым.
Фото: bf-gallery.ru