

25 майда Уфа "Нур" татар дәүләт театры Зур залында бөек татар шагыйре, алтын чыгаручы, җәмәгать эшлеклесе, күренекле меценат, Русиянең 1нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы Дәрдмәнднең (Закир Рәмиевның) тууына 160 ел туу уңаеннан иҗат һәм хәтер кичәсе үтте. Чара театр колективы һәм "Рамазан" милли мәдәни үзәге белән берлектә оештырылды.
Дөресен әйтергә кирәк, шагыйрьнең тууына 160 ел 2019 елның көзендә тулды. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында ул вакытта мәдәни чаралар оештыру чикләнгән иде. Ә үз милләтенең тугры улын халык онытырга тиеш түгел. Аны искә алу беркайчан да соң булмый.
Кичәгә җыелган тамашачыларның күплеге замандашларбызның Дәрдмәнд иҗатына битараф түгеллегенә бер дәлил иде. Чара башланыр алдыннан театр музеенда һәм фойесында оештырылган күргәзмәләр белән танышу мөмкинлеге булды. Дәрдмәнднең шәхси көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары, аңа һәм гаиләсенә кагылышы булган тарихи язма чыганаклар, фотолар һәм башка истәлекле әйберләрне күрергә була иде.
"Аһ, туган каумем газиз!" исемле әдәби-музыкаль кичәгә күп тарафлардан кунаклар җыелды. Уфа шәһәреннән, Мәләвез, Баймак, Федоровка, Стәрлебаш һәм башка районнардан килүчеләр Дәрдмәнд хакында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Сәхнәгә бу кичтә Дәрдмәнд нәселе варислары да күтәрелде.
Кичәгә җыелучыларны Башкортстан Республикасының Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
Чарага күрше Татарстан республикасыннан да язучылар килгән иде. Алар Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән кайнар сәлам юллады. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бергә башкарылган уртак эшләр һәм конгрессның һәрдаим ярдәме, шул исәптән, кичәне оештыруга керткән өлеше турында әйтеп үтте.
Алып баручылар тамашачыларны Дәрдмәнд исеме белән йөргән Закир Рәмиевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Истәлекләр театр артистлары һәм чакырылган кунаклар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Башкорт дәүләт университетының "Ирәндек" халык биюе ансамбле һәм "Сәләт" студентлар театрының чыгышлары да залдагылар күңеленә хуш килде. Эчтәлеге, бай һәм милли колоритлы концерт номерлары белән әлеге шигърият кичәсе тамашачылар күңелендә якты һәм тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә театр ишеген ачып кергәнгә караганда чыкканда алар баерак иде. Кесәләренә шалтырап алтын тәңкәләр коелмады, аның каравы, затлы шигърият һәм җыр аша күңелләренә моң иңде.
Эльмира Ибраһимова.