Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 Май 2022, 11:49

Театр аша телгә кайтабыз

Татарча спектакльләр карарлык тамашачыларны әзерләү театрның үзенә калды. Тәвәккәлләп, балалар студиясендә татар төркеме ачу моның беренче адымыдыр.

Театр аша телгә кайтабыз
Театр аша телгә кайтабыз

 

Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында эшләп килүче “Нур” балалар студиясе быел беренче 5 еллык юбилеен каршылады. Һәм беренче тапкыр хисап тоту кичәсендә татар төркеме чыгыш ясады!

Бер караганда, татар театрында татар балаларының сәхнәдә татарча уйнавы табигый хәл. Әмма чынлыкта бу көтеп алынган зур вакыйга дисәм, һич арттыру булмас. Чөнки театрда балалар өчен Яңа ел әкиятләре дә, спектакльләр дә урыс телендә уйнала. Әйе, хаклык өчен әйтергә кирәк: алар ике телдә әзерләнә. Артистлар да кечкенә тамашачылар өчен татарча уйнарга шат һәм һәрвакыт әзер. Әмма ул татарча тамашаларны караучылар аз.

Без балаларга татарча гына уйнасак, зур Уфабызда ничә татар баласы килеп утырыр икән? Урысчага тәрҗемәсез карамаячаклар. 471 урынлык залга 471 колакчын (наушник) кирәк булачак дигән сүз. Ә дәүләт учреждениесе буларак, безнең план бар. Һәм без аны үтәргә тиеш, – ди театрның директоры Фирзәт Фәрит улы Габидуллин.

Суга батучыны коткару суга батучының үзенең эше диләрме әле? Ягъни мәсәлән, татарча спектакльләр карарлык тамашачыларны әзерләү театрның үзенә калды. Тәвәккәлләп, балалар студиясендә татар төркеме ачу моның беренче адымыдыр.

–Дөресен әйтергә кирәк, баласын бу төркемгә китерергә атлыгып торган кеше булмады. “Әйе, күп киләләр!” дип мактанып утырырга була ул, тик аннан ни файда? Берәүгә дә сер түгел, татарча сөйләшкән, фикер йөрткән кызлар һәм малайлар бик аз. Һәм моның төп сәбәбе ата-анага, гаиләгә кайтып кала. Ничек кенә булмасын, балалар урамда, бакчада яки мәктәптә түгел, ә нәкъ өйдә татарча сөйләшергә өйрәнә бит. Гаиләдә әти-әни, нәнәй-картәти үз туган телендә сөйләшергә тиеш. Шул очракта гына бала татар теленең матурыгын, яңгырашын, моңын ишетеп үсә.

Ничек кенә булмасын, беренче елны татар төркемендә 13 бала шөгыльләнде.  Һәм бу начар түгел. Әлбәттә, үзгәрешсез тормас. Кемдер китәр, кемдер килер. Әмма без башлаган эшебезне дәвам итәрбез. Студиянең урыс төркеме куйган “Питер Пэн”га тиң зур аншлаг белән татарча спектакльләр дә куелыр әле. Бәлки безнең студиядә йөрүчеләр арасыннан  киләчәктә зур артистлар чыгар, кайсыдыр, бәлки, халык артисты да булып китәр,– ди Фирзәт Фәрид улы.

Кем буласыларын киләчәк күрсәтер. Әлегә исә күзгә бәрелеп торган таныш проблема гына күренә. Әнгам Атнабаев аны ничә еллар элек үк язган иде.

“Татардан да, башкорттан да урыс туа, вәт бәла!” Ни кызганыч, әлеге бәла тирәнәя генә бара шул... “Көтеп алынган вакыйга” дидем, тик әлеге төркемгә баласын китерергә теләүчеләр озын чиратка тезелмәгән...Килгәннәре дә татар телендә иркен сөйләшә дип булмый. Авылларда урысчага күчеп бетеп килгәндә, башкала балалары саф татарча сөйләшеп йөрми шул. Һәм иң аянычлысы: урыс баласы, үз телен белмәгән татар баласына караганда, татар телен тизрәк өйрәнә. Фирзәт Габидуллин белән килешмәү мөмкин түгел.Туган телгә карата битарафлык гаиләдән килә. Ата-анасы татарча белә торып, өйдә русча сөйләшкәч, баланың туган теленә карата хөрмәте юк һәм ул аны өйрәнергә теләми. Студиянең урыс төркеменә йөртүче ата-аналар арасында үзе шатырдатып татарча сөйләшкәннәр дә, балаларына татарча эндәшкәннәр дә бихисап. Әмма татар төркеменә бармыйлар. Бер төркемнән икенчесенә күчермиләрдер дияр идең...

–Безнең студиядә кайсы төркемгә йөрүне балалар һәм ата-аналар үзләре сайлый. Теләкләре булса, рәхәтләнеп күчә алалар. Теләмиләр бит! “Бала белән өйдә татарча сөйләшмибез. Мәктәптә урысча булгач, урыс төркемендә җиңелрәк була”, диләр. Халык җиңелне генә сайларга ярата бит инде, – ди студиянең җитәкчесе Ленария Хаҗиева. – Чын дөресен әйткәндә, татар төркеме белән эшне курка-курка гына башлап җибәрдек. Чөнки телне яхшы белгән балалар килмәде. Аларга нык авыр булыр дип борчылдым. Менә безне хәзер инглиз телендә спектакль куярга сәхнәгә чыгарып җибәр әле?! Тел турында уйлыйсыңмы, актерлык осталыгы турындамы, әллә дулкынлануыңны алып ташларга тырышасыңмы... Ә ул бит балалар! Ничек ерып чыгарбыз икән, һичьюгы балаларны җыеп, шигырь сөйләп, җырлар өйрәнербез дигән идем. Аллага шөкер, 100 процент түгел, әлбәттә, әмма 50 процент булса да куйган максатларыбызга ирештек дип уйлыйм. Балалар әдәби телдә сөйләп, җырлап чыгыш ясадылар. Зур театр сәхнәсендә үз телендә уйнагач, кызлар һәм малайларның күзләре очкынланып китте. Тамашачылар  да татар төркеменең чыгышын бик ошатты. Иң җылысы, күңелгә якыны аларныкы булды диделәр. Татар моңы бит ул! Кыскасы, быел күрдек – балаларга ошый. Тел ошый, татар театры ошый. Димәк, эшләргә була! Әлегә җәйге ялга туктадык, ә киләчәккә планнар зурдан.

Быел татар төркеменә йөрүче балаларга биредә шөгыльләнү чыннан да ошаган. Араларында урысча гына сөйләшкән Арина Мөхәммәтова  да (катнаш гаиләдән булса кирәк) бары тик татар төркеменә йөрергә җыена. Әлбәттә, кыз студиягә татар теленә мөкиббән киткәнгә килмәгән. Ул театр могҗизасына чумарга теләгән. Ә инде татар төркемен  педагогларын ошатканга сайлаган. Аларның җылы мөнәсәбәттә, гади һәм ихлас булуын якын иткән. Командага көчле педагоглар җыелган. Алар чыннан да бар күңелен биреп эшли. “Нур” театры актрисасы, актерлык осталыгы дәресләрен алып баручы Лилия Таҗетдинова, декрет ялына чыгуына карамастан, студиядән “ял итәргә” җыенмый.

–Әлбәттә, киләсе сезонда да балалар белән эшне дәвам итәргә исәп. Тормыш иптәшем каршы түгел, киресенчә, хуплап кына тора.Чөнки эш күп, планнар бик зурдан. Татар телен яраткан, үз телендә сөйләшергә теләгән балаларның булуы үзе бер шатлык. Урысча гына диярлек сөйләшеп йөргән балалар матур итеп татарча сүзләр әйтергә өйрәнде. Әлегә кайберләренең акцентлары бар. Киләчәктә шуның өстендә ныклап эшли башларга иде. Башта балаларның төрле яшьтә булуы бераз куркытты. Әмма уртак фикергә килеп, эшне җайга салдык. Балаларны бер гаиләгә тупладык, – ди отчет спектаклен уйнап санаулы гына көннәр үтүгә кызлы булган яшь әни.

Театр студиясенең төп максаты тел өйрәтеп утыру булырга тиеш түгел, әлбәттә. Әмма туган телендә сөйләшәсе урынга, эштән арып-талып кайткач, комачауламасын өчен баласына гаджет тоттырырга ашыккан ата-аналар бурычын да, күп очракта дәреслектәге биремнәрне генә үтәтү белән чикләнгән һәм балаларны телдән биздергән “коры”  укытучылар вазифасын да үз өсләренә алырга туры килә. Тизәйткечләр һәм уен аша авазларны дөрес әйтергә, гади сүзтезмәләрдән башлап, иркен сөйләшергә өйрәтәләр. Аеруча җыр аша балалар телне тизрәк үзләштерә булып чыккан.

– Без балаларны театр студиясенә бер ел йөрткән идек инде. Спектакльләрдә катнашканнар иде. Татар төркеме ачылгач, монда күчерергә булдык. Гаиләдә татарча сөйләшә алучы юк инде безнең. Балалар белән нәнәйләре татарча сөйләшә, өйрәтә  иде. Кызганычка каршы, ул вафат булды. Һәм әле безнең балаларга татар мәдәниятенә, теленә якынрак булырга бердәнбер мөмкинлек –ул шушы студиядәге төркем. Балаларга, ә безнең ике улыбыз һәм бер кызыбыз шөгыльләнде, бик ошый. Алар анда татар җырларын ятладылар. Аны үзләренең эшләре белән мәшгуль булганда да көйләп йөриләр. Машинада да шул җырны куярга кушалар. “Монысы ничек була, тегесе ничек була?” дип сорый, кызыксына башладылар.  Шуңа күрә бу төркемнең әһәмияте бәхәссез дип саныйм. Инде берүк киләчәктә дә эшләсен, үсешсен иде! –ди өч игезәкнең әтисе Илдар Еникеев.

Андыйлар кк дисәк тә, Еникеевлар урыс төркеменнән күчкән! Димәк, өмет бөтенләй үк юк түгел. Димәк, башкалары да күрер, аңлар һәм килер дип ышанырга кирәк.

– Быел 13 бала шөгыльләнде. Алдагы елга 20-25 бала җыя алсак, бик яхшы булыр иде. Тагын да тырышыбрак эшләп, төркемнең чыгыш ясауларын  ешайтырга, җыр һәм шигырь өйрәнүләрне күбәйтергә исәп. Һичшиксез, берәр фестивальгә барырга кирәк дип уйлыйм. Казанга, мәсәлән. Әлбәттә, планнар күп. Аларны ныклап уйларга һәм иң мөһиме, балаларга кызыклы итеп эшләргә кирәк! –ди Ленария Фәнәви кызы.

Бүген беренче урында матди байлык тора. Балалар – ата-анасын, ата-аналар балаларын онытып, чабалар, җыялар. Әмма дөньядагы бар алтынны бергә тупласаң да, ул адәм баласын рухи ярлылыктан коткара алмый. Аны чын мәгънәсендә туган теле, үз халкының әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате генә бай итә. Уфа “Нур” дәүләт театры каршында эшләп килүче балалар студиясе, татар төркемен ачып, яңа баскычка күтәрелде. Әлбәттә, алда зур хезмәт саласы бар. Әмма изге максатта башланган эшнең дәвамы да уңышлы булыр дип ышаныйк.

Эльмира Ибраһимова.  

 

Театр аша телгә кайтабыз
Театр аша телгә кайтабыз
Театр аша телгә кайтабыз
Театр аша телгә кайтабыз
Театр аша телгә кайтабыз
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: