Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 Май 2022, 12:41

"Актирәк"нең ак уйлары

Илеш районы Тәҗәй авылында яшәүче Зәйтүнә һәм Рәвил Шәрифҗановлар белән танышканнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә киләсең: җир йөзендә һәр кеше үзенең яраткан һөнәре белән шөгыльләнсә, дөнья гүзәлерәк, кешеләрнең күңеле ачыграк булыр иде.

"Актирәк"нең ак уйлары
"Актирәк"нең ак уйлары

Авыл тормышының авыр да, мәшәкатьле дә булуына карамастан, Шәрифҗановлар күп еллар дәвамында сәнгатькә тугры калып, халыкка хезмәт итә. 2016 елда оештырылган "Актирәк" җыр ансамле Тәҗәй һәм Кужбахты авылларынының йөзек кашына әверелгән дисәм, бер дә хата булмас. Чөнки ул – мәдәният йортларында үткәрелгән һәр чараның чагу бизәге, халыкның яратып кабул итә торган коллективы. Рәвил ансамбльнең алыштыргысыз баянчысы-илһамчысы булса, аның иптәше Зәйтүнә – башлап йөрүчесе, хореографы, режиссеры һәм дә җитәкчесе, бер сүз белән генә әйткәндә, җан өрүчесе.

Авыргазы районы Үтәймулла авылы кызы Зәйтүнә белән Илеш районы Тәҗәй авылы егете Рәвил 1974-1976 елларда Стәрлетамак культура агарту училищесында бер группада укый. Ике яшь талант шул ук вакытта бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корып җибәрә. 1976 елда кызлары Айсылу дөньяга килә. Бергәләшеп укуларын тәмамлаганнан соң, 1977 елда Шәрифҗановлар Кужбахты авылына кайтып төпләнә. Яшьләрнең әйберләрен күчерергә колхоз рәисе Фәйләс Муллагалиев хәтта үзенең УАЗ машинасын биреп тора. Тәҗәй клубының эше җанланып китә. Аларның бәхетенә күп тә үтми өр-яңа култура йорты ачыла. Бәхет өстенә бәхет өстәп, 1978 елда кызлары Гөлшат туа. Гаилә башлыгы "Игенче" колхозында тракторист, комбайнёр булып эшләргә дә өлгерә. Ул сәхнәдә генә түгел, иген яланында да алдынгылар рәтендә була.

Үзенең 35 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Зәйтүнә ханымга хезмәт биографиясе белән таныштыруын үтенеп мөрәҗәгать итәм.

– Тәҗәйдә 15 ел эшләгәннән соң, Кужбахты клубына күчтем. Эш дәверендә җыр һәм бию, халык уен кораллары ансамбльләре, драма түгәрәкләре, оештырырга, алар белән төрле бәйгеләрдә катнашырга туры килде. Бигрәктә истә калганнары: "Ханым-солтаным", "Егет солтаны", "Киленбикә" конкурслары, фольклор бәйрәмнәре, эчкечелеккә каршы юнәлтелгән чаралар. Ике ел рәттән безнең эшебез Башкортстан мәдәният министрлыгының дипломнарына лаек булды. Һәм тагын да үзешчәннәребез район күләмендә оештырылган смотр-фестивальләрдә 1-2-3 урыннарны биләп торды. Яшьләрне һәм төрле яшьтәге балаларны да җәлеп итәргә тырыштык.

Өстәвенә, җәмәгать эшләре дә читтә калмады. Фермаларда, амбарларда агитатор булырга, "Молния"ләр, "Боевой листок"лар чыгарырырга, кырларда агитбригадалар белән чыгыш ясарга туры килде.

Бүгенгесе көндә хаклы ялда булсам да, кул кушарып, тик кенә утырасы килми . Үзем кебек сәнгатькә мөкиббән кешеләрне җәлеп итеп, җыр ансамбле оештырып җибәрдем. Иптәшем Рәвил, музыкант буларак, бик теләп ярдәмгә килде. Ул безнең эшебезне һәрвакыт хуплап тора.

Иң мөһиме, коллективны күңелгә ятышлы исем белән атадык. Элек-электән тирәк агачы хатын-кыз язмышына тап килгән көч һәм яшьлек, моң һәм матурлык билгесе саналган. 55-60 яшьтән өстен җырчыларыбызның шундый гүзәл сыйфатларга омтылып, үз сәләтләрен күрсәтә алу мөмкинчелегенә ия булулары, минемчә, зур бәхет. Җыр-моң, бию-уен, һичшиксез, сәламәтлек, озын гомер чыганагы дип уйлыйм. Репертуарыбыз, башлыча, татар-башкорт җырларыннан тора. "Сөлге чигәм", Бибирәхимә", "Наза", "Мирфәйзә", "Гөлйөзем", Зөбәйдә", "Шәл бәйләдем", "Карабай" – иң яратып башкарылганнары. Күп кенә җырларны бии-бии, ике тавышка җырлыйбыз.

Быелгы елның апрель аенда безнең "Актирәк" фольклор коллективы авыл халкы алдында үзенең зур концерт программасы белән чыгыш ясады.  Бик җылы кабул иттеләр. Бүгенгесе көндә безнең иң зур теләгебез – милләт рухын, тел-моңын, үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрне саклап калу. Шул ук максат белән без милли киемнәр булдырдык. Үз кулларым белән, бик теләп, кызларга күлмәкләр тегеп, беләзекләр, төймәләр, алкалар, түшлекләр, кашмаулар ясап бирдем. Алар үзләре дә аляпкычлар, яулыклар һәм башка әйберләр әзерләде. Һәм тагын да бисердан, фоамираннан, тасмалардан һәм башка әйберләрдән бизәнгечләр, картиналар, сувенирлар, япкычлар эшләү – минем яраткан кәсебем. Үземнең эшләрем белән даими рәвештә күргәзмәләрдә катнашып, күңелемә ләззәт алам.

Форсаттан файдаланып, үзешчән сәнгать түгәрәгенә вакытларын кызганмый, күңел биреп йөрүче Рәйхана, Фәйрүзә, Рәмилә. Мөнирә, Зилә, Лилия, Миләүшә, Индира, Лаюза, Дамира, Розалия, Зөлфинә дусларыма һәм кадерле тамашачыларыбызга рәхмәтемне белдерәсем килә.

 

Әйе, Ак тирәк" җыр ансамбленең уе изге – җыр-моң, матурлык аша халык күңелен яулау. Бу юлда аңа зур уңышлар телим!

 

Рита СОЛТАНОВА.

Тәҗәй-Кужбахты авыллары.

"Актирәк"нең ак уйлары
"Актирәк"нең ак уйлары
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: