26 һәм 27 майда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Зифа Кадыйрованың романы буенча «Синсез килгән язлар» спектакленең премьерасы була. Театр бу спектакль белән 102нче иҗат мизгелен яба.Спектакльне янә режиссер Айрат Әбушахманов белән рәссам Альберт Нестеров сәхнәләштергән. Музыкасын композитор Рәмис Хәкимов язган.
Премьерага әсәрнең авторы Зифа Кадырова үзе дә килә. Язучы чыгышы белән Учалы районыннан, әле Яр Чаллы шәһәрендә яши. Гомере буена төзелештә эшләгән, язучылык эшчәнлегеннән соң гына тотынган. Ләкин шунда ук китап укучыларның сөюен яулап алган. Хәзер ул – иң популяр язучыларның берсе. Уфа, Казан, Әлмәт театрларында аның әсәрләре буенча спектакльләр сәхнәләштерелә.
Премьераның беренче көнендә, 26 майда, спектакль башланыр алдыннан икенче катның фойесында Зифа Кадырова белән иҗади очрашу, шулай ук аның яңа җыентыгының исем туе була, китап белән бергә, автордан автограф алырга мөмкин.