Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 Май 2022, 10:54

Тулы заллар белән көтсеннәр!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары гастрольләргә яңа автобуста җилдерәчәк.  

Тулы заллар белән көтсеннәр!
Тулы заллар белән көтсеннәр!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары гастрольләргә яңа автобуста җилдерәчәк.  Аны сатып алу өчен БР Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы исеменнән бүләк сертификаты театрның 30 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада тапшырылган иде. Коллектив өчен бу зур һәм шатлыклы вакыйга. Чөнки юл газабы – гүр газабы дип юкка әйтмиләр. Ә артистларга ерак юллар үткән көнне үк спектакльдә уйнарга туры килә. Яңа автобуста исә бөтен уңайлыклар бар – кондиционер, телевизорлар, тахограф, ЭРА-ГЛОНАСС системасы, 52 анатомик, төрлечә көйләнелә торган пассажир утыргычы, өчнокталы хәвефсезлек каешлары, мобиль корылмаларны зарядлау мөмкинлеге, күчмә баскыч, ишекләрне автоматик рәвештә ачу системасы һ.б. 

“Нур” артистларын яңа автобусларында уңышлы сәфәрләр, матур гастрольләр көтсен. Иң мөһиме, аларны тулы заллар белән көтсеннәр!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: