Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 Май 2022, 13:43

“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”

Беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел тулуга багышланган чара нәкъ шулай дип аталды.

“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”
“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубының “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә нәкъ шулай дип аталды.
Җыелучылар алдында Уфа “Нур” татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина чыгыш ясады. Ул беренче татар актрисасының тормышы һәм иҗат юлы хакында тарихчылар, театр эшлеклеләре, музей хезмәткәрләре, язучылар белән очрашып, сөйләшеп туплаган, күпләргә билгесез булган кызыклы һәм тетртәндергеч мәгълүмат белән бүлеште. “Нур” театры актрисасы Чулпан Раянованың чыгышы исә чараны тагын да җанландырып җибәрде.

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубның әлеге утырышында яшьләрнең һәм студентларның аеруча күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук чарада галимнәр, укытучылар, журналистлар, артистлар һәм, гомумән, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның талантын хөрмәт итүчеләр килгән иде. Ахырда актрисаның исемен мәңгеләштерү хакында фикер алышулар булды.

Бүген бу җәһәттән ниләр эшләнә соң?

Татар халкының гына түгел, ә гомумән, төрки халыклар арасында беренче хатын-кыз актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел тулу  уңаеннан Уфа “Нур” татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романы буенча иҗат ителгән спектакль-ода әзерли. Аның премьерасы 2022 елның декабренә билгеләнгән.

Шулай ук, бөек актрисаның исемен мәңгеләштерү һәм театр эшчәнлеге өлкәсендә хезмәт салучыларны бүләкләү максаты белән Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге “Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” медале әзерләнә.

 

 

“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”
“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: