Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 Май 2022, 19:32

"Уртак төрки тамырларыбыз бар"

Ташкент шәһәрендә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге башкорт мәдәни үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

"Уртак төрки тамырларыбыз бар"
"Уртак төрки тамырларыбыз бар"

Кичә Ташкент шәһәрендә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге башкорт мәдәни үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада үзәк рәисе Ринат Гуляев, Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре комитеты рәисе урынбасары Азат Тошев, РФнең Үзбәкстан Республикасындагы илчесе Олег Мальгинов катнашты.

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады. - Очраклы түгел, нәкъ менә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге башкорт мәдәни үзәгенең 30 еллыгы елында Башкортстаннан делегация килде. Кичә узган концерт та "Башкортстан-Үзбәкстан" дип атала иде. Башкортларның һәм үзбәкләрнең уртак төрки тамырлары бар. Без ике халыкка да аңлаешлы телдә сөйләшәбез. Башкортстан җитәкчелеге, республика башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән, мин Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәтенә монда булдырылган шартлар өчен ватандашларыбыз бүген туган телләрендә сөйләшә, үз мәдәниятләрен саклап кала алганнары өчен зур рәхмәт белдерәм. Биредә искиткеч коллективлар эшли, җырлый, бии. Кеше өчен иң мөһиме-аның рухи ихтыяҗлары, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова. БР мәдәният министры Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенә уңышлар теләде.

Тантаналы шартларда Әминә Шәфыйкова иҗат коллективлары җитәкчеләренә, шулай ук мәдәни үзәк активистларына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: