Салават дәүләт башкорт драма театры Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган «Җиңү юллары» халыкара театр онлайн-марафонында Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакле белән катнашып, лауреаты булды. Коллектив «Теманы тирән ачкан өчен» махсус призын алды.
Чараны А.Н. Островский исемендәге Димитровград театры оештырган. 9 -11 майларда Димитровград театры сайтында һәм социаль челтәрләрдә онлайн-трансляция барды. 28 шәһәрдән иҗади коллектвлар үзләренең иң яхшы эшләрен күрсәтте: спектакльләр, музыкаль номерлар, проза һәм сугыш еллары шигърияте. Программада барысы 36 чыгыш булды. Салават театры бу марафонда беренче тапкыр катнашты.
«Безнең өйнең яме»н сәхнәгә Казан режиссеры Ринат Әюпов куйган иде. Рәссамы — Зилия Канчурина, композиторы — Илшат Яхин, хореографы — Чулпан Аскарова.