Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 Май 2022, 12:34

“Аһ, туган каумем газиз”

Әлеге әдәби-музыкаль кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак.

“Аһ, туган каумем газиз”
“Аһ, туган каумем газиз”

25 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында “Аһ, туган каумем газиз” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чара билгеле татар шагыйре, алтын чыгаручы, меценат, Русиянең 1нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы Дәрдмәндкә (Закир Рәмиевка) багышлана. Кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән театр артистлары катнаша. Театр музеенда шагыйрь һәм эшкуарның шәхси әйберләреннән, эш коралларыннан, Дәрдмәнд турындагы басма-язмалардан тупланган күргәзмә эшли.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: