Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 Май , 10:07

“Онытылыр димә”

Тәтешле районында Хәния Фәрхи исемендәге татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның халыкара конкурсы оештырыла.

“Онытылыр димә”
“Онытылыр димә”

Тәтешле районында Хәния Фәрхи исемендәге татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның халыкара конкурсы оештырыла. “Онытылыр димә” дип аталган фестиваль-конкурсы 30 майда Югары Тәтешле районы мәдәният сараенда үтәчәк. Гала-концерт 27 июльдә Казанда була.

Әлеге проект Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштерү, шулай ук музыка сәнгатен пропагандалауга, талантлы яшьләрне ачыклауга, аларның профессиональ осталыгын үстерү һәм камилләштерүгә, татар һәм башкорт милли классик традицияләрен республика, федераль һәм хлыкара дәрәҗәдә үстерүгә булышлык итүне максат итеп куя.

Конкурс ике яшь категориясендә (20 яшьтән алып 35 яшькәчә һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр) үткәрелә. Катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан бер җыр башкара. Үзешчән һәм профессиональ җырчыларны жюри аерым бәяләчәк.  

Фестиваль-конкурсны оештыручылар: БР мәдәният министрлыгы ярдәме белән Хәния Фәрхи исемендәге концерт-бәйрәм агентлыгы; Бөтендөнья татар конгрессы; БР халыклар иҗаты республика үзәге; Тәтешле районы хакимияте.
Конкурста катнашу өчен 2022 елның 20 маена кадәр [email protected] адресы буенча электрон почтага гариза юлларга кирәк. Тулырак мәгълүматны БР мәдәният министрлыгы сайтыннан алырга була.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в