Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
29 апрель 2022, 14:15

«Go, Баламишкин!»

Күренекле драматург Флорид Бүләковның тууына 75 ел уңаеннан

«Go, Баламишкин!»
«Go, Баламишкин!»

Салават башкорт дәүләт драма театрында күренекле драматург Флорид Бүләковның пьесасы буенча «Go, Баламишкин!» (Алга, Баламишкин!) спектакленең премьерасы булды. 
Спектакльне яшь режиссер, театрның сәләтле актеры Рафаэль Гайнуллин сәхнәгә куйды. Әлеге вакытта ул Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссура бүлегендә укып йөри.
– Актер һәрчак иҗади яктан үсешергә тиеш. Бу юнәлешне мин күптән сайладым, хәтта ун ел элек Мәскәүгә укырга керергә теләгән идем. Әмма шул ук вакытта режиссерлыкка барырга иртәрәк икәнен аңлый идем. Ә хәзер мин әзер, сәхнәдә тәҗрибә тупладым, төрле режиссерлар белән эшләү бәхете тиде. Балалар өчен ике әкият куйдым, ә өлкәннәр өчен бу – җыр-биюләр белән тәүге музыкаль комедия. Ул тапкыр сүзләргә, көтелмәгән һәм кызыклы хәлләргә бай.

Ни өчен нәкъ шушы әсәр? Беренчедән, пьеса минем максатыма туры килә. Икенчедән, бу пьесада мин үземнең сорауларыма җаваплар таптым. Өченчедән, пьесаның авторы Флорид Бүләковның тууына 75 ел, – ди Рафаэль Гайнуллин.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: