Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
28 апрель 2022, 11:15

"Тукай моңнары"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар узды. 

"Тукай моңнары"
"Тукай моңнары"

26 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәряте тарафыннан ел саен үткәрелә торган "Тукай моңнары" конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар узды. 
Быел конкурста катнашучыларның географиясе алдагы 9 ел белән чагыштырганда күпкә киңәйгән. Конкурста 9 шәһәр һәм 49 район укучылары катнашкан. Финалга 1500 кешенең 90-ы үткән. Бәйрәм көнендә мәртәбәле жюри әгъзалары финалистлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды. Параллель рәвештә балалар өчен «Нур» театры вәкилләре тарафыннан сәхнә сөйләме, вокал, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырылды. 
Чараның икенче бүлеге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бөек шагыйрьнең һәйкәле яныда "Язлар белән кайта Тукай" дип исемләнгән тамаша булды.

Бәйрәм бүләксез буламы соң? Юк, әлбәттә! Чара барышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесен Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиевка, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховка, филология фәннәре докторы, доцент, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Насиповка һәм Башкортстан язучылар берлеге рәисенең урынбасары, шагыйрь Нурлан Ганиевка тапшырды. 
Театр бинасына күчкән бәйрәмдә Русия Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте шура рәисе Римма Әмир кызы Утяшева, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты Раил Мирвәй улы Әсәдуллин, Башкортостан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина чыгыш ясадылар. 
Шулай ук «Тукай моңнары" конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 
Быел Тукай шигырьләрен укучылар арасында беренче урынны Илеш, Чакмагыш, Бүздәк, Туймазы һәм Стәрлебаш районнары укучылары яулады. Йомгаклау чарасы “Нур" театры артистлары чыгышы белән үрелеп барды. 

"Тукай моңнары"
"Тукай моңнары"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: