Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 апрель 2022, 10:36

“Нур” мәктәп-студиясендә татар төркеме!

5 еллык юбилеен каршылаган студия тарихында бу зур һәм әһәмиятле вакыйга.

“Нур” мәктәп-студиясендә татар төркеме!
“Нур” мәктәп-студиясендә татар төркеме!

24 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында театр каршында эшләп килүче балалар студиясенең отчет кичәсе үтте. Анда беренче тапкыр татар төркеме чыгыш ясады. 5 еллык юбилеен каршылаган студия тарихында бу зур һәм әһәмиятле вакыйга иде. Үз туган телен яраткан, белгән һәм белергә омтылган төрле яшьтәге балаларны уртак максат берләштерде. Һәм яраткан педагоглары, әти-әниләре һәм үз тырышлыклары белән алар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясады! Кечкенә артистлар тамашачыларга урыс халык әкияте мотивлары буенча куелган “Кашлар-аккошлар” спектаклен тәкъдим итте.

Кичәнең икенче өлешендә биш ел дәвамында шөгыльләнгән балалар тарафыннан Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакле күрсәтелде. Аны “Нур” мәктәп-студиясе "Театр-балаларга" проекты кысаларында әзерләде.

 

“Нур” мәктәп-студиясендә татар төркеме!
“Нур” мәктәп-студиясендә татар төркеме!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: