Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 апрель 2022, 16:16

"Игенче"гә - 90!

Журналистлар мәктәбе, укучыларның дусты юбилеен билгели.

"Игенче"гә - 90!
"Игенче"гә - 90!

Журналистлар мәктәбе, укучыларның дусты юбилеен билгели.

 

Бүген Чакмагыш районында зур бәйрәм тантанасы узды -районның “Игенче” гәзитенең олпат 90 яшен билгеләделәр. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният сараенда зур чара оештырылды.

 Бәйрәмдә кунаклар да, бүләкләр дә күп булды. Республиканың "Кызыл таң" һәм "Өмет" гәзитләре мөхәррирләре Фаил Фәтхетдинов һәм Рәдис Ногманов тантанада катнашып, җылы тәбрикләү җиткерделәр.

Үзешчән шагыйрә, районнан читтә дә киң билгеле актив җәмәгатьче, хаклы ялдагы укытучы, “Игенче”нең гомерлек дусты, авторы Рәсимә Ильясова районның мәртәбәле бүләге – Вазих Исхаков исемендәге премия белән бүләкләнде. Шундый ук бүләккә яшь автор һәм актив җәмәгатьче, мәдәният йорты хезмәткәре Денис Мансуров та лаек булды.

 Гомерен гәзит эшчәнлегенә багышлаган, БРның атказанган матбугат хезмәткәре. Ш.Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, язучы, төбәк тарихын өйрәнүче журналист  Рәзифә Гали Сәхаповага БР Дәүләт җыелышы Почет грамотасы тапшырылды. Тагын да бүләкләнүчеләр күп булды. Дуслар, һәммәгезне котлыйбыз, уңышлар телибез.

 Кунакларны бүген гәзитнең мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре Фәнис Әмирханов каршы алды. Фәнис Фидан улы 90 яшьлек гәзитнең сан буенча дүртенче редакторы. Әлегә гәзитне иң озак җитәкләгән кеше  - Хәйдәр абый Басыйров. Ул 27 ел гомерен вакытлы матбугатка багышлады. Чакмагыштан чыккан каләм тибрәтүчеләр барысы да "Игенче"дә канат ныгытканнар. Рәхмәт, сиңа кадерле "Игенче"без. Исемең дә игелекле, игенле. 

Армый-талмый эшләгез, хөрмәтле каләмдәшләр.  “Өмет” 90 яшен тутырганда “Игенче” безнең түрдә утырырлык озын гомерле булыйк!

 

"Игенче"гә - 90!
"Игенче"гә - 90!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: