Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 апрель 2022, 16:31

Бүген Габдулла Тукай туган көн!

“Нур” театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бүген Габдулла Тукай туган көн!
Бүген Габдулла Тукай туган көн!

“Нур” театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестивале финалына узган катнашучыларның чыгышлары булды. Шуннан соң  балалар сәхнә осталыгы, вокал, бию буенча оештырылган остаханәләрдә шөгыльләнде.
Төштән соң бөек шагыйрьнең һәйкәле алдында шигырь бәйрәме үтте. Монда теләгән һәркем яраткан шигырен укыды.
“Нур” театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда  РФ Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева, БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Милли мәгариф идарәсе начальнигы Азат Батыршин, Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлназ Мирхәйдәрова, уфалылар һәм шәһәр кунаклары, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар катнашты.
Тантана Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары катнашлыгында җыр-моң, шигърият кичәсе белән дәвам итте.

Ахырда “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.  Бәйрәм бер тында үтте.

Бүген Габдулла Тукай туган көн!
Бүген Габдулла Тукай туган көн!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: