Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
23 апрель 2022, 12:13

“Донбасс” ансамбле Уфада чыгыш ясады

Сәхнәне ике ансамбль бизәде. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Кичә, 22 апрельдә, “Донбасс” атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле белән Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле бергә чыгыш ясады.

“Башкортостан” концертлар залында үткән тамашаны республика җитәкчесе Радий Хәбиров та карады. Ул Башкортстан белән Донбасс халкы арасындагы дуслыкны ныгытканнары өчен коллективларга рәхмәт сүзен җиткерде.

“Безне тарихи дуслык берләштерә. Ул безнең ата-бабаларның каны белән ныгытылган. Бүген инде ул Донбассны яклаган безнең егетләрнең каны белән дә, безнең гуманитар ярдәм һәм анда эшләүче табибларның хезмәте белән дә ныгытыла. Без озак еллар Донбасска ярдәм итәбез. Бу җиргә тизрәк тынычлык килсен”, – диде ул.

Радий Фәрит улы “Донбасс” ансамбленең художество җитәкчесе – генераль директоры Ольга Горячевага Башкортстан Башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Һәм тыныч тормышта коллективларның концертларын карап, рухи байлык алып, үзара хезмәттәшлек элемтәләрен тагын да ныгытып, имин көннәрдә яшәргә насыйп булсын иде дигән теләген җиткерде.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: